bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 5
Revelation 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 6 →
1
Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягы да язулы, җиде мөһерле кәгазь төргәге күрдем.
2
Аннары мин куәтле бер фәрештәне абайлап алдым. Ул көчле тавыш белән: – Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаек? – дип сорау бирде.
3
Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да әлеге төргәкне ачып, эчендә нәрсә барлыгын карардай беркем табылмады.
4
Язма төргәген ачып укырга лаек кеше табылмаганга, мин елап җибәрдем.
5
Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: – Елама. Әнә, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан үсеп чыккан Сабак җиңде – язма төргәгенең җиде мөһерен куптарып, Ул ачар.
6
Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясен һәм өлкәннәр арасында басып торган Бәрәнне күрдем. Ул корбанга чалынган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе – Аллаһының җир йөзенә җибәрелгән җиде Рухыдыр.
7
Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды.
8
Төргәкне алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капланды. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары белән тулы алтын касәләр бар иде.
9
Алар яңа җыр җырлыйлар иде: – Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаексың, чөнки корбан итеп чалындың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың.
10
Аллабызга хезмәт итсеннәр дип, аларны патшалар, руханилар иттең – һәм алар җир йөзендә патшалык итәчәк.
11
Шулчак мин тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны исәпсез-хисапсыз, меңәр тапкыр меңәр иде.
12
Алар көчле тавыш белән: – Корбан буларак чалынган Бәрән кодрәт һәм байлыкка, тирән акыл вә куәткә, дан-хөрмәт һәм мактауга лаек! – дип әйтәләр иде.
13
Күктә һәм җир йөзендә, җир астында һәм диңгездә – шунда яшәгән һәрбер хайванның, яратылган һәрбер җанның: – Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан вә кодрәт мәңгедән-мәңгегә булсын, – дип әйтүләрен ишеттем.
14
Дүрт җан иясе: – Амин! – диде. Егерме дүрт өлкән исә йөзтүбән капланып сәҗдә кылды.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22