bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 18
Revelation 18
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 19 →
1
Шуннан соң мин күктән төшүче башка бер фәрештәне күрдем. Ул бөек хакимлеккә ия булып, аның шөһрәтеннән җир йөзе балкып китте.
2
Фәрештә көчле тавыш белән болай дип кычкырды: – Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына әйләнде һәм төрле явыз рухларга, нәҗес кошларга, шакшы һәм җирәнгеч хайваннарга сыену оясы булды.
3
Ул үзенең тыелгысыз фәхешлегенең шәрабын барлык халыкларга эчертте, һәм җирдәге патшалар аның белән фәхешлек итте, сәүдәгәрләр аның бихисап зиннәтеннән баеды.
4
Күктән мин тагын бер тавыш ишеттем: – Халкым минем, Бабилнең гөнаһларында катнашмас һәм ул кичерәчәк бәла-казаларга дучар булмас өчен, чык аннан!
5
Аның гөнаһлары, өелеп, инде күккә ашты, һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен исенә төшерде.
6
Бабил сезгә нәрсә эшләгән булса, сез дә аңа шуны эшләгез, кылган гамәлләренә карата икеләтә кайтарыгыз. Башкалар өчен әзерләгән касәсендә үзенә ике тапкыр көчлерәк эчемлек әзерләгез.
7
Ул үзен күпме данлаган булса, зиннәткә күмелеп күпме яшәгән булса, аңа шуның кадәр газап һәм кайгы бирегез! Чөнки күңеленнән ул: «Патшабикә булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгы күрмәячәкмен!» – ди.
8
Шуңа күрә аңа бер көн эчендә бәла-казалар – үлем, хәсрәт һәм ачлык киләчәк. Ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем итүче Раббы Алла кодрәтледер!
9
Аның белән зина кылган һәм ләззәттә яшәгән җирдәге патшалар, Бабил тарафыннан килгән янгын төтенен күреп, кайгыдан еларлар,
10
аның газапларыннан куркып, читтә басып торырлар һәм: – Кайгы, кайгы сиңа, бөек шәһәр! И Бабил, куәтле шәһәр! Сиңа җәза бер сәгать эчендә килде, – дип әйтерләр.
11
Җирдәге сәүдәгәрләр аның хакында кайгырып еларлар, чөнки алардан әйбер сатып алучы булмас –
12
алтын-көмешләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл һәм алсу тукымаларын, һәртөрле хуш исле агачларын, фил сөягеннән ясалган әйберләрен, иң кыйммәтле агачтан, бакыр, тимер һәм мәрмәрдән эшләнгән һәртөрле әйберләрен,
13
дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, тәннәре һәм җаннары белән бергә колларын да беркем сатып алмас. Сәүдәгәрләр:
14
– Җаның теләгән җимешләрең юк хәзер. Бөтен зиннәтлегең, купшылыгың китте синнән – алар инде беркайчан табылмас! – дип әйтерләр.
15
Шушы мал-мөлкәт белән сату-алу итеп байлык туплаучылар, Бабил кичергән газаплардан хафага төшәрләр һәм: – Бөек шәһәргә кайгы, кайгы! Нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу киемнәр кигән идең, алтын һәм асылташлар, энҗеләр белән бизәлгән идең – шундый зур байлык бер сәгатьтә юк булды, – дип читтә елап басып торырлар. Диңгездә кораб йөртүчеләр дә, корабларда йөзүчеләрнең бөтенесе дә, диңгезчеләр дә, диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр дә ерактан тамаша кылып торырлар.
18
Шәһәр өстендәге төтенне күреп, алар: – Бу бөек шәһәр белән нинди шәһәр тиңләшә алсын?! – дип кычкырып еларлар,
19
башларына тузан сибеп, сөрәнләп: – Кайгы, и бөек шәһәр, кайгы! Диңгездә кораблары булган һәркем синең малың белән баеды – һәм бер сәгать эчендә шәһәр юк ителде! – дип өзгәләнерләр.
20
И күктәгеләр! И изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Шатланыгыз, чөнки ул шәһәрне Аллаһы сезнең хакка хөкем итте.
21
Аннары бер көчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып диңгезгә ташлады да болай диде: – Бөек Бабил шәһәре дә әнә шулай ыргытылыр һәм юкка чыгар.
22
Арфада уйнаучыларның һәм җырлаучыларның, сыбызгычыларның һәм быргычыларның тавышы инде синдә ишетелмәс. Бер һөнәр буенча да синдә һөнәрче табып булмас, тегермән ташының тавышы да синдә ишетелмәс.
23
Яктырткычлар уты да инде синдә күренмәс, кияү белән кәләш тавышлары да ишетелмәс. Сәүдәгәрләрең җирдә бөек булдылар, сихереңә бөтен халыклар алдандылар.
24
Ул шәһәрдә пәйгамбәрләрнең һәм изгеләрнең каны, җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды.
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 19 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22