bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 16
Revelation 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 17 →
1
Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә: – Барыгыз, Аллаһының ачуы белән тулган җиде касәне җиргә түгегез, – дип әйткән көчле тавыш ишеттем.
2
Беренче фәрештә китте дә үзенең касәсен җир өстенә түкте – җанвар тамгасы сугылган һәм шул җанвар сынына табынучы кешеләрдә шулчак чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды.
3
Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте – диңгез суы мәет канына охшап калды, һәм диңгездәге бар тереклек һәлак булды.
4
Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чыганакларына түкте – аларның суы канга әйләнде,
5
һәм мин су фәрештәсенең болай дип әйткәнен ишеттем: – Хәзер бар һәм электә булган Изге Зат! Шундый җәза бирүең белән Син гаделсең:
6
алар изгеләреңнең һәм пәйгамбәрләреңнең канын койдылар, шуның өчен Син аларга кан эчәрдең – алар шуңа лаек!
7
Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем: – Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел!
8
Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте – кояшка кешеләрне утта көйдерү кодрәте бирелде.
9
Кешеләрне көчле эсселек көйдерде, һәм алар бу бәла-казалар өстеннән хакимлеге булган Аллаһы исемен хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр, Аллаһыны данламадылар.
10
Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте – аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр газаптан телләрен тешләде,
11
сызланудан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурлады, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәде.
12
Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фөрат елгасына түкте – көнчыгыш тарафтан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, елганың суы кипте.
13
Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызыннан бака сыман өч явыз рухның чыгуын күрдем.
14
Болар – могҗиза күрсәтүче явыз рухлар иде. Чиксез кодрәт иясе булган Аллаһының бөек көнендә алар бөтен дөньяның патшаларын сугышка туплар өчен чыкты.
15
– Менә, Мин, карак сыман, көтмәгәндә килермен! Ялангач йөреп хур булмас өчен уяу торган һәм киемнәрен әзер тоткан кеше – бәхетле! – ди Хаким.
16
Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар.
17
Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте – һәм Аллаһы йортындагы тәхет яныннан «Гамәлгә ашты!» дигән көчле тавыш яңгырады.
18
Шулчак яшен яшьнәде, дөбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәде, нык итеп җир тетрәде. Җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде!
19
Бөек Бабил шәһәре өч өлешкә аерылып китте, һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабил шәһәрен шул рәвешле исенә төшерде – аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде.
20
Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды.
21
Кешеләр өстенә күктән эре-эре боз кантарлары ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны каһәрләделәр.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 17 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22