bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 8
Revelation 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 9 →
1
Бәрән җиденче мөһерне куптарып алгач, күктә чама белән ярты сәгатькә тынлык урнашты.
2
Мин карадым да Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем; аларга җиде быргы бирелде.
3
Сумала-майлар көйрәтә торган алтын савыт тоткан башка бер фәрештә мәзбәх каршына килеп басты. Аллаһының барлык изгеләренең догалары белән бергә тәхет алдындагы алтын мәзбәх өстенә кую өчен, аңа күп итеп хуш исле сумала-майлар бирелде,
4
һәм фәрештә кулыннан изгеләрнең догалары белән бергә Аллаһы каршында хуш исле сумала төтене күтәрелде.
5
Аннары фәрештә, сумала-майлар көйрәтә торган савытны алып, аңа мәзбәхтән утлы күмер тутырды да җир йөзенә ыргытты. Шулвакыт анда күк күкрәде, гөрселдәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде.
6
Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде.
7
Беренче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм җиргә кан катыш ут һәм боз ява башлады; шуннан соң җирнең өчтән бер өлеше, агачларның өчтән бер өлеше һәм барлык яшел үлән янып бетте.
8
Икенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм ялкынланып торган гаҗәеп зур тауга охшаш бер нәрсә диңгезгә атылды; шуннан соң диңгезнең өчтән бер өлеше канга әверелде,
9
диңгездә яшәүче җанварларның өчтән бер өлеше үлде, корабларның да өчтән бер өлеше кырылды.
10
Өченче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм елгаларның өчтән бер өлешенә, су чыганакларына күктән, янып торган яктырткычтай, зур йолдыз килеп төште.
11
Ул йолдызның исеме Әрем иде. Шуннан соң суларның өчтән бер өлеше әрем сыман ачыга әйләнде, су ачы булганлыктан, күпләр үлде.
12
Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм кояшның өчтән бер өлеше, айның өчтән бер өлеше, йолдызларның өчтән бер өлеше зарарланды – аларның өчтән бер өлеше караңгылыкка чумды; көннең дә, төннең дә өчтән бер өлеше яктылыксыз калды.
13
Шунда мин күкнең уртасыннан очып барган бөркетне күрдем, аның көчле тавыш белән: – Калган өч фәрештә яңгыратачак быргы авазыннан җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы! – дип кычкырганын ишеттем.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22