bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 20
Revelation 20
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 21 →
1
Шуннан соң мин кулына упкын ачкычы һәм зур чылбыр тоткан бер фәрештәнең күктән төшүен күрдем.
2
Фәрештә аждаһаны – иблис һәм шайтан дигән борынгы еланны тотып алды да мең елга богаулап куйды.
3
Халыкларны алдамасын өчен, аны мең елга упкынга ташлады һәм, упкынны бикләп, мөһер сукты. Мең ел үткәч, аждаһа кыска вакытка азат ителергә тиеш.
4
Аннары мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем – аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Шулай ук мин Гайсә хакында шаһитлык иткән һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгаена һәм кулына җанварның тамгасын салдырмаган кешеләрнең җаннарын да күрдем. Алар үледән терелеп тордылар да Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык иттеләр.
5
Калган үлеләр исә мең ел үтмичә терелмәде. Бу – беренче терелү булды.
6
Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изгедер: икенче үлемнең инде алар өстеннән хакимлеге юк, һәм алар, Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары буларак, Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәк.
7
Мең ел үткәч, иблис тоткынлыктан азат ителәчәк
8
һәм, алдап сугышка кертер өчен, җирнең дүрт тарафындагы халыкларны, ягъни Гог һәм Магог халыкларын җыя башлаячак, аларның саны диңгез ярындагы ком бөртекләредәй бихисап булачак.
9
Мин аларның җир киңлегенә чыгуын һәм изге кешеләр яшәгән станны – Аллаһының яраткан шәһәрен камап алуын күрдем. Әмма шулчак күктән ут төшеп аларны яндырып бетерде.
10
Әлеге халыкларны алдаучы иблисне исә элегрәк җанварны һәм ялган пәйгамбәрне ташлаган утлы-күкертле күлгә ыргыттылар. Алар анда көне-төне, мәңге газапланачак.
11
Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның карашыннан җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады.
12
Мин Аллаһы тәхете алдында торган үлеләрнең кечеләрен дә, бөекләрен дә күрдем – каршыларында ачык китаплар иде. Аннары Тормыш китабы дип аталган тагын бер китапны ачтылар. Үлеләрнең һәрберсе, китапларда язылганча, кылган гамәлләренә карап хөкем ителде.
13
Диңгез үзендә булган үлеләрне бирде, үлем һәм үлеләр дөньясы да үзендәге үлеләрне кайтарды; үлеләрнең һәркайсы кылган гамәлләренә карап хөкем ителде.
14
Шуннан соң үлем дә, үлеләр дөньясы да утлы күлгә ыргытылды. Бу утлы күл – икенче үлемдер.
15
Исемнәре Тормыш китабына язылмаганнар да шул утлы күлгә ыргытылды.
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 21 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22