bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 11
Revelation 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 12 →
1
Миңа үлчәү таягына охшаган бер таяк бирелде һәм: – Бар, Аллаһы йортын һәм мәзбәхне үлчә, андагы табынучыларны санап чык.
2
Әмма Аллаһы йортының тышкы ишегалдын хисапка кертмә һәм үлчәмә, чөнки ул мәҗүсиләргә бирелгән: алар изге шәһәрнең урамнарын кырык ике ай дәвамында таптап йөрерләр.
3
Мин Үземнең ике шаһитыма кодрәт биреп, алар матәм киеме киярләр һәм бер мең ике йөз алтмыш көн дәвамында пәйгамбәрлек итәрләр, – дип әйтелде.
4
Бу шаһитлар – бөтен җирнең Хуҗасы алдында торучы ике зәйтүн агачы һәм ике шәмдәл.
5
Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, аларның авызыннан ут чыгып дошманнарын йотар – аларга зыян китерергә ниятләгән һәркем шулай һәлак булыр.
6
Пәйгамбәрлек иткән көннәрдә, җиргә яңгыр яумасын өчен, аларга күкне томалап куярга, суны канга әйләндерергә, үзләре теләгән вакытта җиргә төрле бәла-казалар җибәреп, зыян китерергә вәкаләт тапшырылыр.
7
Шаһитлык бирүләрен тәмамлагач, упкыннан җанвар күтәрелеп чыгып алар белән көрәшер, аларны җиңәр һәм үтерер.
8
Бу ике шаһитның гәүдәсе аларның Хакиме хачка кадакланган бөек шәһәр урамында ятар. Ул шәһәрнең исеме кинаяләп «Сәдүм» һәм «Мисыр» дип атала.
9
Мәетләргә өч көн ярым буе төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр килеп карап торыр. Ул мәетләрне кабергә салырга рөхсәт итмәсләр.
10
Бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне газаплаганга, җирдә яшәүчеләр аларның үлеменә шатланып күңел ачар, бер-берсенә бүләкләр җибәрер.
11
Әмма өч көн ярым үтүгә, Аллаһыдан яшәү рухы иңеп, алар аякларына торып басарлар. Бу хәлне күргән кешеләрнең котлары алыныр.
12
Шуннан соң шаһитлар күктән көчле бер тавышның: – Монда күтәрелегез, – дип әйтүен ишетер; шуннан алар дошманнарының күз алдында болытта күккә күтәрелер.
13
Шул сәгатьтә нык итеп җир тетрәр, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелер. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үләр, калганнары бик нык куркып күкләр Алласын данлар.
14
Икенче кайгы үтте; тиздән өченчесе килер.
15
Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм күктә көчле тавышлар яңгырады: – Дөнья өстеннән хәзер Раббыбыз һәм Аның Мәсихе патшалык итә башлады. Ул мәңгедән-мәңгегә патшалык итәчәк!
16
Шулвакыт Аллаһы каршындагы тәхетләрендә утыручы егерме дүрт өлкән, йөзтүбән капланып, сәҗдә кылды һәм
17
болай дип әйтте: – И чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы, хәзер бар һәм электә булган Зат! Без Сиңа рәхмәтләребезне яудырабыз! Үзеңнең бөек кодрәтеңне гамәлгә ашырып, Син патшалык итә башладың.
18
Халыклар котырынды, ләкин Синең ярсыган көнең җитте, үлеләрне хөкем итү вакыты килде; колларыңа – пәйгамбәрләргә, шулай ук изгеләреңә, исемеңне хөрмәт иткән кечесенә вә олысына әҗер бирер, җирне һәлак итүчеләрне исә һәлак итәр вакыт җитте!
19
Шулчак күктә Аллаһы йортының капкасы ачылды һәм Аллаһының Килешү сандыгы күренде. Кинәт яшен яшьнәде, гөрселдәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәде, җир тетрәде һәм көчле итеп боз ява башлады.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22