bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 7
Revelation 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 8 →
1
Аннары мин җирнең дүрт почмагында басып торган дүрт фәрештәне күрдем. Җиргә дә, диңгезгә дә, агачларга да исмәсен дип, алар җирнең дүрт җилен тотып тора иде.
2
Шулчак мин тагын бер фәрештәне күреп алдым: кулында мәңге тере Аллаһының мөһерен тоткан ул фәрештә көнчыгыш тарафтан күтәрелеп килә иде. Җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә хокук бирелгән дүрт фәрештәгә ул көчле тавыш белән болай диде:
3
– Аллабыз колларының маңгаена без мөһер сукканчы, җиргә дә, диңгезгә дә, агачларга да зыян китерәсе булмагыз.
4
Мөһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем: Исраилнең барлык ыругларыннан йөз кырык дүрт мең кеше мөһерләнгән иде:
5
Яһүдә ыругыннан – унике мең, Рубин ыругыннан – унике мең, Гәд ыругыннан – унике мең,
6
Ашер ыругыннан – унике мең, Нәптали ыругыннан – унике мең, Менашше ыругыннан – унике мең,
7
Шимун ыругыннан – унике мең, Леви ыругыннан – унике мең, Исәсхәр ыругыннан – унике мең,
8
Зәбулун ыругыннан – унике мең, Йосыф ыругыннан – унике мең, Беньямин ыругыннан – унике мең.
9
Шуннан соң мин карадым да бихисап күп кешене күрдем. Аларны һичкем санап чыга алмас иде. Һәр милләттән, һәр кабиләдән, һәр халыктан булган һәм төрле телләрдә сөйләшкән, кулларына хөрмә ботаклары тоткан, тәхет белән Бәрән алдында басып торган ак киемле бу кешеләр көчле тавыш белән: – Котылу тәхеттә утырган Аллабыздан һәм Бәрәннән килә! – дип кычкыралар иде.
11
Фәрештәләрнең барысы да тәхетне, өлкәннәрне, шулай ук теге дүрт җан иясен әйләндереп алганнар иде; шунда алар тәхет алдында йөзтүбән капландылар да, Аллаһыга сәҗдә кылып:
12
– Амин! Аллабызга мактау һәм дан, тирән акыл һәм рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңгедән-мәңгегә булсын! Амин, – диделәр.
13
Шулчак өлкәннәрнең берсе миннән: – Ак киемле бу кешеләр кемнәр һәм каян килгәннәр? – дип сорады.
14
– Әфәндем, моны син беләсең! – дип җавап бирдем. Ул миңа болай диде: – Зур афәтләр кичергән кешеләр бу, алар үзләренең киемнәрен Бәрән канында юып агартканнар.
15
Шуңа күрә Аллаһы тәхете алдында торалар, Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар өчен Үзенең саклап торучы чатырын корыр.
16
Алар һичкайчан ачыкмас, сусамас, аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс,
17
чөнки тәхет уртасындагы Бәрән аларның Көтүчесе булыр, тереклек суы аккан чишмәләргә алып барыр. Аллаһы алар күзендәге һәр яшь бөртеген сөртер.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22