bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 22
Revelation 22
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
1
Шуннан соң фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән агып чыккан, бәллүрдәй ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте.
2
Ул елга үзәк урамның уртасыннан ага, елганың һәр ике ярында елына унике тапкыр җимеш бирүче, ай саен җимешен өлгертеп торучы тереклек агачлары үсеп утыра; аларның яфраклары халыкларны савыктырыр өчен иде.
3
Ләгънәт ителгән һичбер нәрсә шәһәрдә булмас; анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торыр, Аның коллары Аңа хезмәт итәр.
4
Алар Аның йөзен күрер, һәм Аның исеме аларның маңгаенда булыр.
5
Анда төн булмас, яктырткычның һәм кояш яктысының кирәге калмас, чөнки аларга Раббы Алла нур чәчәр; алар мәңгедән-мәңгегә патшалык итәр.
6
Аннары фәрештә миңа болай диде: – Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Пәйгамбәрләргә Изге Рухын бирүче Раббы Алла, тиздән ниләр буласын күрсәтү өчен, коллары янына Үзенең фәрештәсен җибәрде.
7
– Менә, Мин тиздән киләчәкмен! Бу китапта язылган пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүчеләр бәхетле, – ди Хаким.
8
Мин, Яхъя, боларның һәммәсен ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, башымны ияр өчен, боларны күрсәтүче фәрештәнең аягына егылдым.
9
Әмма ул миңа: – Кара аны, болай эшләмә! – диде. – Мин синең, шулай ук пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен тотучыларның хезмәттәше генә; син Аллаһы алдында баш ияргә тиешсең.
10
Шуннан соң ул миңа: – Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен мөһер астына яшермә, чөнки вакыты инде җитте.
11
Яман бәндә яманлык кылуда булсын, бозык кеше тагын да бозыклыкка батсын, тәкъва кеше исә – тәкъвалыкта һәм изге кеше изгелектә яшәвен дәвам итсен, – диде.
12
– Менә, Мин тиздән киләчәкмен! Кылган гамәлләренә карап һәркемгә бирәсе әҗерне Үзем белән алып киләчәкмен, – ди Хаким. –
13
Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Азагы.
14
Киемнәрен юганнар бәхетле – аларның тормыш агачыннан тукланырга һәм шәһәргә капка аша керергә хокукы булачак.
15
Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялган яратучылар һәм ялган сүз сөйләүчеләр тышкы якта калачак.
16
Мин, Гайсә, болар турында бердәмлекләрдә шаһитлык итәр өчен сезгә Үземнең фәрештәмне җибәрдем. Мин – Давыт тамырыннан үсеп чыккан Сабак, аның Токымы, якты таң йолдызы.
17
Рух та, кәләш тә: – Кил! – ди. Боларны ишетүче дә: – Кил! – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.
18
Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене кисәтәм: әгәр кем дә булса шушында язылганнарга берәр нәрсә өстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта әйтелгән бәла-казаларны өстәр.
19
Әгәр кем дә булса бу пәйгамбәрлек китабындагы сүзләрнең берәрсен төшереп калдырса, Аллаһы әлеге китапта тасвирланган тереклек агачыннан һәм изге каладан ул кешенең өлешен төшереп калдырыр.
20
Боларның һәммәсе турында шаһитлык Бирүче: – Әйе, тиздән киләчәкмен! – ди. Амин, Хаким Гайсә, кил!
21
Хаким Гайсәнең мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын!
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22