bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 14
Revelation 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 15 →
1
Шуннан соң мин Сион тавында басып торган Бәрәнне күрдем. Аның янында маңгайларына Бәрәннең һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше дә бар иде.
2
Шунда мин күктән бер тавыш ишеттем: ул шарлавык гөрелтесенә дә, көчле күк күкрәвенә дә охшаган, арфада уйнаган тавышны да хәтерләтә иде.
3
Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында алар яңа җыр җырлый иде. Җир йөзеннән йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады.
4
Үзләрен хатын-кыз белән нәҗесләмәгән, сафлыгын саклаган, Бәрән кая барса, шунда баручылар иде алар. Кешелек дөньясыннан йолып алынып, Аллаһыга һәм Бәрәнгә беренчеләрдән булып багышланган
5
бу затларның телендә ялган булмады – алар саф иде.
6
Шуннан соң мин күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен аның мәңгелек Яхшы хәбәре бар иде.
7
Ул көчле тавыш белән: – Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз! – диде.
8
Аның артыннан очкан икенче фәрештә болай диде: – Бөек Бабил җимерелде, җимерелде, чөнки ул барча халыкларга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчертте.
9
Алар артыннан очкан өченче фәрештә көчле тавыш белән: – Җанварга һәм аның сынына табынган, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын салдырган кеше
10
Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабны, су кушылмаган шәрабны эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газап чигәчәк.
11
Газап төтене мәңге-мәңге күтәрелеп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк, – диде.
12
Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрдән биредә түземлек таләп ителә.
13
Мин күктән үземә эндәшкән тавыш ишеттем: – Язып куй: Хаким Гайсәгә тугры булып үлгәннәр шушы вакыттан башлап бәхетледер. – Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең авыр хезмәтеннән инде ял итсеннәр – башкарган игелекле эшләре артларыннан килә.
14
Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт өстендә Адәм углына охшаган Затның утыруын күрдем. Аның башында – алтын таҗ, ә кулында үткен урак иде.
15
Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: – Урагыңны ал да ур, чөнки урак өсте җитте, җирдә уңыш өлгерде, – дип кычкырды.
16
Болыт өстендә Утыручы шулчак урагын җир өстенә ыргытты, һәм җирдәге уңыш урып алынды.
17
Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты, аның да кулында үткен урак иде.
18
Ут өстеннән хакимлеге булган тагын бер фәрештә мәзбәх яныннан чыкты да үткен урагы булган фәрештәгә көчле тавыш белән кычкырып: – Үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки җимешләре өлгерде! – диде.
19
Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты да, җир өстендәге йөземне җыеп, Аллаһы ачуының изгеченә ташлады.
20
Әлеге йөзем шәһәр читендәге изгечтә изелде. Изгечтән елга булып кан акты – аның озынлыгы өч йөз чакрымга сузылып, тирәнлеге җигүле атның йөгәненә җитте.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22