bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 21
Revelation 21
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 22 →
1
Шуннан соң мин яңа күк белән яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, инде диңгез дә юк иде.
2
Мин Аллаһы яныннан, күктән төшүче изге шәһәрне, ягъни яңа Иерусалимне күрдем – кияве өчен бизәнгән кәләшкә охшаган иде ул.
3
Шулчак мин тәхет ягыннан килгән көчле тавыш ишеттем: – Менә, Аллаһының торагы кешеләр арасында булачак – Аллаһы кешеләр белән бергә яшәячәк; алар – Аллаһының халкы, Аллаһы Үзе дә аларның Алласы булачак.
4
Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем дә, кайгы-хәсрәт тә, елау да, авырулар да башкача булмаячак, чөнки элеккеләр үтте инде.
5
Тәхеттә Утыручы: – Менә, Мин һәммә нәрсәне яңадан бар кылам! – диде, аннары миңа эндәште, – язып куй, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак.
6
Ул миңа тагын болай диде: – Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Азагы. Сусаучыга Мин тереклек чишмәсеннән бушлай су эчертермен.
7
Җиңүче боларның барысын мирас итеп алыр, һәм Мин аның Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр.
8
Әмма куркакларны, иманнан ваз кичкәннәрне, әшәке бәндәләрне, кеше үтерүчеләрне, фәхешлек кылучыларны, сихерчеләрне, потка табынучыларны, барлык ялганчыларны ялкынланып торган күкертле күл көтә. Бу – икенче үлемдер.
9
Яныма, соңгы җиде бәла-каза белән тулган җиде касә тотып, җиде фәрештәнең берсе килде дә: – Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм, – диде.
10
Мине Рух биләп алды, һәм фәрештә мине зур, биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте.
11
Аллаһы даныннан нур чәчеп торган ул шәһәр ялтыравыклы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаган иде.
12
Калын һәм биек диварлы шәһәрнең унике капкасы булып, һәрбер капкага унике Исраил ыругының исемнәре язылган, һәр капка янында берәр фәрештә тора иде.
13
Көнчыгышка – өч, төньякка – өч, көньякка – өч, көнбатышка өч капка карап тора иде.
14
Шәһәр диварының нигез ташы унике иде. Һәр нигезгә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде.
15
Миңа сөйләүче фәрештәнең кулында шәһәрне, аның капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде.
16
Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак рәвешендә – аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде: аның озынлыгы – унике мең стадия, ә киңлеге һәм биеклеге озынлыгына тәңгәл иде.
17
Фәрештә шәһәрнең диварын үлчәп чыкты: кешеләр кулланган үлчәм белән диварның биеклеге йөз кырык дүрт аршын булды.
18
Диварлар яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде.
19
Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлеп, беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт,
20
бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе аметисттан иде.
21
Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән, шәһәрнең үзәк урамы үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде.
22
Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән иде.
23
Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел – аны Аллаһының шөһрәте яктыртып, Бәрән шәһәрнең яктырткычы иде.
24
Халыклар әнә шул шәһәр яктылыгында йөриячәк, җирдәге патшалар аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәк.
25
Шәһәр капкалары көнозын ачык торачак, анда төн булмаячак.
26
Бар халыклар бу шәһәргә үзләренең хәзинәләрен, байлыкларын китерәчәк.
27
Пычраклык, әшәкелек кылган һәм ялган сөйләгән һичбер адәм шәһәргә керә алмаячак. Исемнәре Бәрәннең Тормыш китабына язылганнар гына керә алачак анда.
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 22 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22