bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 19
Revelation 19
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 20 →
1
Шуннан соң мин күктән күп санлы халык сөйләшкәндәге сыман көчле гөрелте ишеттем: – Раббыны мактагыз! Котылу, дан һәм кодрәт – Аллабызныкы!
2
Аның хөкемнәре хак һәм гадел: фәхешлеге белән җирне бозыклыкка китергән бөек фахишәне Ул хөкем итте, колларының каны өчен аңардан үч алды.
3
Тагын шундый сүзләр ишетелде: – Раббыны мактагыз! Бабил өстендә төтен мәңге күтәрелеп торачак.
4
Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт җан иясе, йөзтүбән капланып: – Амин! Раббыны мактагыз! – диделәр дә тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылдылар.
5
Тәхеттән тавыш килде: – Аллаһының барлык коллары, Аңардан куркучылар, кечеләр һәм бөекләр, Аллабызны мактагыз!
6
Аннан соң мин күп санлы халыкның сөйләшүенә, шарлавык агуына яисә көчле күк күкрәвенә охшаган тавыш ишеттем: – Раббыны мактагыз! Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллабыз патшалык итә башлады!
7
Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Бәрәннең туе җитте, кәләше инде әзер.
8
Кәләшкә, кияр өчен, ялтырап торган ак нәфис җитеннән чиста кием бирелде. (Ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул.)
9
Фәрештә миңа: – Язып куй: Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – диде, аннары сүзен дәвам итте, – Аллаһының хак сүзләре бу.
10
Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аягына егылдым, әмма ул миңа: – Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсә турында шаһитлык кылган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чөнки Гайсәнең шаһитлыгы пәйгамбәрне рухландыра, – диде.
11
Мин күкнең ачылып китүен һәм анда ак ат күрдем. Аңа атланган Җайдакның исеме Тугры һәм Хакыйкый иде. Ул гадел хөкем итә һәм көрәш алып бара иде.
12
Аның күзләре уттай янып тора, ә башында – бик күп таҗлар иде. Әлеге Җайдакка Үзеннән башка беркемгә мәгълүм булмаган исем язылган иде.
13
Ул канга баткан кием кигән, һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе иде.
14
Аның артыннан ак атларга атланган, ак, чиста, нәфис җитен кием кигән күк гаскәрләре ияргән иде.
15
Аның авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора иде. Халыклар өстеннән Ул тимер таяк ярдәмендә Үзе хакимлек итәчәк. Ул, Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын әзерләп, изгечтә йөзем изә иде.
16
Аның киемендә һәм янбашында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме» дигән исем язылган иде.
17
Шуннан соң мин кояш өстендә басып торган бер фәрештәне күрдем. Ул, һавада очучы бөтен кошларга мөрәҗәгать итеп, көчле тавыш белән кычкырды: – Килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз!
18
Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм җайдакларының, бар кешеләрнең, иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм бөекләрнең мәетен ашагыз!
19
Шунда мин җанварны, җирдәге патшаларны һәм аларның гаскәрләрен күрдем – алар атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга җыена иде.
20
Җанварны һәм аның каршында могҗизалар күрсәткән ялган пәйгамбәрне тотып алдылар. Бу ялган пәйгамбәр, үзенең шул могҗизаларын кылып, җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, җанварның сынына табынучыларны алдый торган булган. Аларның икесен дә янып торган күкертле күлгә тереләй ыргыттылар.
21
Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыгып торган кылыч белән үтерелде, һәм барлык кошлар аларның мәетен ашап туенды.
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 20 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22