bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 15
Revelation 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 16 →
1
Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка бер галәмәт – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Шул бәла-казалар белән Аллаһының ачуы тәмамлана иде.
2
Шулай ук мин ут белән пыяла катнашкан диңгез сыман нәрсә күрдем. Пыяла диңгез өстендә исә җанварны, аның сынын һәм исеменең санын җиңеп чыккан затлар басып тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары булып,
3
алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлый иде: – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.
4
Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас?! Тик Син генә изгесең. Бөтен халыклар килеп Синең алдыңда сәҗдә кылырлар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды.
5
Шуннан соң мин күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатырының ачылуын күрдем.
6
Аллаһы йортыннан җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештә чыкты. Алар чип-чиста, ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар.
7
Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңгедән-мәңгегә яшәүче Аллаһының ачуы белән тулган җиде алтын касәне бирде.
8
Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм, җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22