bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 10
Revelation 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 11 →
1
Шуннан соң мин күктән төшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул үзе болытка төренгән, баш өстендә исә салават күпере сузылган иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман,
2
кулында кечерәк бер ачык язма төргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басып
3
арысланныкыдай көчле тавыш белән кычкырып җибәргәч, җиде күк күкрәү, тавыш биреп, сөйли башлады.
4
Җиде күк күкрәү сөйләп бетергәч, мин алар әйткәнне язып куярга уйладым, әмма шулчак күктән: – Җиде күк күкрәүнең сөйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язып барма, – дигән сүз ишеттем.
5
Берьюлы диңгездә һәм җирдә басып торган, мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде дә
6
күкне һәм андагы бар нәрсәне, җирне һәм андагы бар нәрсәне, диңгезне һәм андагы бар нәрсәне булдырган, мәңгедән-мәңгегә Яшәүче белән ант итте: – Моннан ары инде Аллаһы кичектермәс.
7
Җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртырга әзер булып торган көнне Аллаһының сер булган нияте, Ул Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә игълан иткәнчә, гамәлгә ашкан булыр.
8
Аннан соң мин баярак ишеткән, күктән килгән тавыш тагын әйтте: – Бар, берьюлы диңгездә һәм җирдә басып торган фәрештәнең кулыннан ачып куелган язма төргәген ал.
9
Фәрештә янына килдем дә миңа шул кечкенә язма төргәген бирүен үтендем. Ул миңа: – Ал да аша аны, – диде. – Аңардан ашказаныңда бик ачы, әмма авызыңда бал кебек татлы булыр.
10
Мин фәрештәнең кулыннан шул кечкенә язма төргәген алып ашадым. Авызымда ул балдай татлы иде, ләкин ашап бетерүгә ашказаным ачыттырып яна башлады.
11
Аннары миңа болай дип әйтелде: – Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22