bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 12
Revelation 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 13 →
1
Күк йөзендә искитәрлек галәмәт – кояшка төренгән бер хатын пәйда булды. Аның аяклары астында – ай, ә башында унике йолдызлы таҗ иде.
2
Хатын, йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде.
3
Күктә тагын бер галәмәт күренде – җиде башлы һәм ун мөгезле, кызыл төстәге зур аждаһа пәйда булды. Аның һәр башында кечкенә таҗ иде.
4
Аждаһа күктәге йолдызларның өчтән бер өлешен койрыгы белән җиргә себереп ташлады да, туачак баланы кабып йотарга әзерләнеп, тулгак газаплары кичерүче хатын каршына килеп басты.
5
Хатын ир бала тапты, һәм тимер таяк ярдәмендә барлык халыклар өстеннән хакимлек итәчәк әлеге бала Аллаһы хозурына, Аның тәхетенә алынды.
6
Хатын исә чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнгән булып, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аңа ярдәм итеп торырга тиеш иделәр.
7
Шулчак күктә орыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты, аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды.
8
Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады.
9
Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдап торган борынгы елан – үзенең фәрештәләре белән бергә җиргә бәреп төшерелде.
10
Шуннан соң мин күктән көчле тавыш белән әйтелгән сүзләрне ишеттем: – Менә Аллабыздан коткару килде, Аның кодрәте, патшалыгы, Мәсихенең хакимлеге урнашты, чөнки көне-төне Аллабыз каршында имандашларыбызны яманлаучы бәреп төшерелде.
11
Имандашларыбыз аны Бәрәннең каны һәм шаһитлык сүзләре белән җиңде, хәтта үлемнән дә курыкмыйча үзләренең җанын аямады.
12
Шулай итеп, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә – кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганны белеп, ачуыннан ярсып яныгызга төште.
13
Аждаһа, үзенең җиргә бәреп төшерелгәнен күргәч, ир бала тудырган хатынны эзәрлекли башлады.
14
Хатынга исә, аның өчен чүлдә әзерләнгән урынга оча алсын дип, зур бөркетнең ике канаты бирелде. Еланнан качырып, бу урында хатынны бер ел, ике ел һәм ярты ел дәвамында кайгыртып торырга тиешләр иде.
15
Хатынны елга сулары алып китсен дип, елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды.
16
Әмма җир, хатынга ярдәмгә килеп, ярылып китте дә аждаһа авызыннан агып чыккан су ташкынын йотты.
17
Аждаһаның хатынга бик нык ачуы чыкты, һәм ул шуннан соң хатынның башка балаларына – Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә турындагы хәбәрне таратучыларга каршы сугышырга китте.
18
Аждаһа диңгез ярына барып басты.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22