bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 9
Revelation 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 10 →
1
Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм шулчак мин күктән җиргә атылган йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелгән иде.
2
Шул йолдыз упкынның коесын ачып җибәрүгә, аннан гаять зур мичтән чыккан сыман төтен күтәрелеп, шул төтеннән кояш һәм һава караңгыланды,
3
аннары шул төтеннән җиргә саранча таралды – аларга җирдәге чаяннарның чагу сәләте бирелгән иде.
4
Аларга ни җир өстендәге үләнгә, ни яшеллеккә, ни агачларга зыян итмәскә, фәкать маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләргә генә зарар китерергә –
5
аларны үтермәскә, ә биш ай дәвамында газапларга рөхсәт бирелгән иде; ул газап чаян чагуына тиң иде.
6
Шул көннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин таба алмаслар, үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.
7
Саранчаларның кыяфәте сугышка әзерләнгән атларныкына охшаган булып, башларында алтын таҗ сыман нәрсә күренә, йөзләре – кешенеке,
8
чәчләре – хатын-кызныкы, тешләре – арысланныкы кебек иде.
9
Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы яу кырына ыргып чапкан сугыш арбаларының тавышын хәтерләтә иде.
10
Аларның чаянныкы сыман койрыклары, койрыкларында исә уклары бар; шул койрыкларда биш ай дәвамында кешеләргә зыян китерү көче тупланган иде.
11
Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе иде. Аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон» иде.
12
Беренче кайгы үтте, аның артыннан менә икенчесе килә!
13
Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдындагы алтын мәзбәхнең дүрт мөгезеннән килгән тавышны ишеттем.
14
Быргы тоткан алтынчы фәрештәгә шул тавыш: – Бөек Фөрат елгасы буендагы бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит, – диде.
15
Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен шул сәгатенә һәм көненә, аена һәм елына тикле әзерләп куелган дүрт фәрештә азат ителде.
16
Атлы гаскәрнең саны ике йөз миллион иде – мин аларның исәбен ишеттем.
17
Миңа иңгән күренештә атлар һәм җайдаклар мондый иде: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерттәй сары төстә; атларның башы арысланныкына охшаган, авызларыннан исә ут, төтен һәм күкерт бөркелә иде.
18
Кешеләрнең өчтән бер өлеше шушы өч бәла-казадан – атлар авызыннан чыккан уттан, төтеннән һәм күкерттән һәлак булды.
19
Атларның көче авызларында һәм койрыкларында булып, еланны хәтерләткән койрыкның башы да бар, һәм шул башлары белән алар кешеләргә зыян китерә иде.
20
Шушы бәла-казалардан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә, шулай ук күрә, ишетә, йөри дә алмаган, алтыннан, көмештән, бакырдан, таштан һәм агачтан ясалган потларга табынудан ваз кичмәделәр,
21
кеше үтерүдән дә, сихерчелектән дә, фәхешлектән дә, угрылыктан да тәүбә итмәделәр.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22