bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 13
Revelation 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 14 →
1
Аннары мин диңгездән чыгып килүче җанварны күрдем. Җиде башлы бу җанварның ун мөгезе булып, мөгезләрендә ун таҗы бар иде; башларында исә Аллаһыны хурлаучы исемнәр язылган иде.
2
Мин күргән җанвар капланга охшаган иде, аның аяклары – аюныкы, ә авызы арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм хакимлеген бирде.
3
Җанварның бер башы бик нык яраланган булуын күрдем, әмма бу яра төзәлде. Бөтен дөнья гаҗәпкә калып җанвар артыннан китте
4
һәм җанварга шундый хакимлек биргән өчен аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: – Бу җанварга кем тиңләшсен?! Аның белән кем орыша алсын?! – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.
5
Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике айга хакимлек итү хокукы бирелде.
6
Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә башлады, Аның исемен дә, яшәгән урынын да, күктә яшәүчеләрне дә хурлап авызын ачты.
7
Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел, һәр милләт өстеннән хакимлек бирелде.
8
Җирдә яшәүчеләрнең һәммәсе, дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына – корбан ителгән Бәрәннең китабына беркетелмәгән адәмнәр, шушы җанварга табыначак.
9
Колагы булганнар – ишетсен:
10
әсир төшәргә тиешле – әсир булачак, кылычтан үләргә тиешле – кылычтан үләчәк. Биредә Аллаһы изгеләреннән түземлек һәм иман таләп ителә.
11
Аннан соң мин җир астыннан чыгып килүче башка бер җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаган бу җанварның сөйләшүе аждаһаныкы кебек иде,
12
һәм аңа беренче җанварныкыдай хакимлек бирелгән иде. Ул хайван бөтен җир йөзен һәм анда яшәүчеләрнең барысын ярасы төзәлгән беренче җанварга табынырга мәҗбүр итте,
13
бөек могҗизалар башкарды, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудырды.
14
Беренче җанвар исеменнән башкарган гаҗәеп эшләре белән җирдә яшәүчеләрне алдап, ул аларга кылычтан яраланган, әмма исән калган җанвар сынын ясарга кушты.
15
Беренче җанварның сыны сөйләшә алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә дучар ителсен өчен, икенче җанвар шул сынга җан өрергә тиеш булды.
16
Икенче җанвар бар кешенең – кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулына яки маңгаена тамга салдырды.
17
Шушы тамгасы, ягъни җанварның исеме яки исеменең саны булмаган беркем һичнәрсә сатып ала яисә сата алмады.
18
Биредә зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын исәпләп чыгарсын, чөнки ул – кеше саны, һәм бу сан – алты йөз алтмыш алты.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22