bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 4
Revelation 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 5 →
1
Шуннан соң мин күктә ачык ишек күрдем, һәм бая минем белән сөйләшкән, быргыдан чыккандай тавыш: – Бире күтәрел, Мин сиңа шушы хәлләрдән соң нәрсә буласын күрсәтәм, – диде.
2
Шул ук мизгелдә мине Рух чолгап алды да, мин күктә торган тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем.
3
Тәхеттә Утыручының кыяфәте затлы яшма һәм сердолик ташы сыман нур чәчеп тора, тәхетне исә зөбәрҗәт сыман яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде.
4
Әлеге тәхетне тагын егерме дүрт тәхет уратып алган булып, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде.
5
Тәхет ягыннан яшен яшьни, дөмбердәгән һәм күк күкрәгән тавышлар килә иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде чыраг янып тора иде.
6
Тәхет каршында бәллүргә охшаган, пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора, аларның алгы ягында да, аркасында да бик күп күз бар иде.
7
Беренче җан иясе – арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде.
8
Алтын канатлы, канатларының тышкы һәм эчке ягында бик күп күз булган бу дүрт җан иясе көндез дә, төнлә дә тынгы белмичә: – Изге, изге, изге! Электә булган, хәзер бар һәм килергә тиешле Зат, чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! – дип бертуктаусыз кабатлый иде.
9
Тәхеттә Утыручыга, мәңге-мәңге Яшәүчегә җан ияләре дан, хөрмәт һәм рәхмәт белдергән саен,
10
егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар да, таҗларын тәхет алдына салып куеп, болай диләр иде:
11
– Раббы Аллабыз! Син дан-шөһрәтне, хөрмәтне һәм көч-кодрәтне кабул итәргә лаексың, чөнки һәммә нәрсәне Син бар кылдың: булган бар нәрсә Синең ихтыярың белән яратылды!
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22