bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 3
Revelation 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 4 →
1
Сәрдәйстәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Аллаһының җиде рухына һәм җиде йолдызына ия булган Зат болай ди: Мин синең эшләреңне беләм. Сине тере дип әйтәләр, ләкин хакыйкатьтә син үле.
2
Уян! Бетеп барган, инде үлем чигенә җиткән көч-куәтеңне ныгыт, чөнки Аллам каршында ахырынача җиткерелгән эшләреңне күрмим.
3
Шуңа күрә, кабул кылган һәм ишеткән нәрсәләреңне исеңә төшереп, аларны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу булмасаң, Мин, карак сыман, көтмәгәндә килермен, ә син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.
4
Әмма Сәрдәйс шәһәрендә киемнәрен пычратмаган берничә кешең калган – алар Минем белән бергә ак киемнән йөрерләр, чөнки алар моңа лаек.
5
Шулай, һәр җиңүче ак кием кияр, һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламам, Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен танырмын.
6
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен».
7
Филаделфеядәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Изге һәм Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат ачса – беркем яба алмас, япса – беркем ача алмас. Ул болай ди:
8
Мин синең эшләреңне беләм; менә, Мин сиңа ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмас. Беләм, көчең аз булса да, Минем сүземне тоттың, исемемнән ваз кичмәдең.
9
Шайтан җыеныннан булганнар үзләрен яһүди диләр, әмма алар яһүдиләр түгел – ялганчылар. Мин аларны аягыңа килеп егылырга мәҗбүр итәрмен, шул чакта алар сине сөюемне белерләр.
10
Минем сүземне тотып түземлек саклаганга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар өчен бөтен җиһанга киләчәк бәладән Мин сине саклап калырмын.
11
Озакламый Мин килермен. Таҗыңны беркем дә тартып ала алмасын өчен, кулыңдагыны нык тот.
12
Җиңүчене Мин Аллам йортының терәк баганасы итеп куярмын, һәм ул анда мәңгегә калыр. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк Аллам шәһәренең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язармын.
13
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен».
14
Лаудикеядәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган Зат, тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы болай дип әйтә:
15
Мин синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, әгәр салкын яисә кайнар булсаңчы!
16
Әмма син салкын да, кайнар да түгелсең, җылымса гына булганга күрә, сине төкереп ташлыйм!
17
Син: „Мин бай, күп байлык тупладым, бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк“, – дисең. Әмма син үзеңнең бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың.
18
Баер өчен – Миннән утта чистартылган алтын, шәрәлегеңнең мәсхәрәсе ачылмасын өчен – өстеңә ак кием, күзләрең күрсен өчен – сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм.
19
Үзем яраткан һәркемгә Мин гаебен күрсәтәм һәм җәза да бирәм; шуңа күрә тырышлык куй һәм тәүбә ит.
20
Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Берәрсе тавышымны ишетеп ишеген ачса, аның янына керермен һәм аның белән бергә кичке ашны ашармын, ул да Минем белән ашар.
21
Мин, җиңеп, Атам белән бергә Аның тәхетенә утырган кебек, җиңүчене Үзем белән рәттән тәхетемә утыртырмын.
22
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен».
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22