bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 17
Revelation 17
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 18 →
1
Җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе, килеп, миңа болай диде: – Бире кил, мин сиңа күп елгалар буенда утыручы бөек фахишәгә кылынган хөкем җәзасын күрсәтермен.
2
Аның белән җирдәге патшалар фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабын җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр.
3
Шуннан соң фәрештә минем рухымны чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән чуарланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде.
4
Хатын шәмәхә һәм кып-кызыл киемнәр кигән, алтыннар, асылташлар һәм энҗеләр белән бизәлеп, кулына фәхешлегенең җирәнгечлеге һәм шакшылыгы белән тулган алтын касә тоткан иде.
5
Аның маңгаена «Бөек Бабил – җирдәге фахишәләрнең һәм җирәнгеч нәрсәләрнең анасы» дигән серле исем язылган иде.
6
Мин хатынның изгеләр каныннан һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнен күрдем. Бу күренешкә мин бик нык гаҗәпләндем.
7
Фәрештә миңа болай диде: – Нәрсәгә шулай гаҗәпләнәсең? Мин сиңа хатынның һәм аны йөртүче җиде башлы, ун мөгезле җанварның серен аңлатып бирәм.
8
Син күргән җанвар кайчандыр бар иде, хәзер ул юк, әмма үзенең һәлакәтенә кадәр упкыннан әле кабат чыгачак. Җир йөзендә яшәгән, дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына беркетелмәгән кешеләр җанварны күреп гаҗәпләнәчәк, чөнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.
9
Моны аңлар өчен зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук җиде патша ул;
10
әлеге патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, ә җиденчесе әле килмәгән, әмма килсә дә, озак тормас.
11
Кайчандыр булган, ә хәзер юкка чыккан җанвар – теге җиде патшага охшаган сигезенче патшадыр, һәм ул үзенең һәлакәтенә бара.
12
Син күргән ун мөгез – әле патшалыкларын алмаган ун патшадыр. Алар җанвар белән бергә патшалык хакимлеген алырлар, тик бер сәгатькә генә булыр бу.
13
Ниятләре бер булганга, үзләренең көч-гайрәтен һәм хакимлеген алар җанварга тапшырырлар.
14
Алар Бәрән белән сугышырлар, һәм Бәрән аларны җиңәр, чөнки Ул – хакимнәрнең Хакиме һәм патшаларның Патшасы, Аның янәшәсендә исә – чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар.
15
Фәрештә миңа тагын болай диде: – Фахишә утырган күп елгалар исә – барлык милләтләр һәм телләрдән торган гаять зур халык төркемнәре.
16
Син күргән ун мөгез һәм җанвар, фахишәгә нәфрәтләнеп, аны бөлгенлеккә төшерер, ялангач калдырыр, аның тәнен ашар һәм утта яндырыр,
17
чөнки Аллаһы ун мөгезнең йөрәгенә Үз ихтыярын үтәү теләген салып, тегеләр патшалык итү хокукын бердәм рәвештә җанварга тапшырыр, һәм Аллаһының сүзе тормышка ашканчы шулай булыр.
18
Ә син күргән хатын – җирдәге патшалар өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр ул.
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 18 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22