bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 6
Revelation 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 7 →
1
Аннары Бәрәннең җиде мөһернең беренчесен куптаруын күрдем һәм теге дүрт җан иясеннән берсенең, күк күкрәгәндәй итеп: – Бире кил! – дигәнен ишеттем.
2
Мин карадым да бер ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде; аңа таҗ бирелде. Ул яңа җиңүләргә омтылган җиңүче кебек чыкты.
3
Бәрән икенче мөһерне куптарып алгач, икенче җан иясенең: – Бире кил! – дигәнен ишеттем.
4
Шуннан соң башка – уттай җирән ат килеп чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, бар дөньяның тынычлыгын алу хокукы бирелгән һәм кулына зур кылыч тоттырылган иде.
5
Бәрән өченче мөһерне куптарып алгач, өченче җан иясенең: – Бире кил! – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем. Аның өстендәге җайдак кулында үлчәү бар иде.
6
Шулчак баягы дүрт җан иясе басып торган яктан: – Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә! – дигән тавыш ишеттем.
7
Бәрән дүртенче мөһерне куптарып алгач, дүртенче җан иясенең: – Бире кил! – дигән тавышын ишеттем.
8
Менә мин күксел төстәге ат күрдем. Аның өстендәге җайдакның исеме «Үлем» иде, артыннан үлеләр дөньясы ияргән иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт зәхмәте белән үтерү һәм алар өстенә кыргый җанварларны җибәрү хокукы бирелгән иде.
9
Бәрән бишенче мөһерне куптарып алгач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм Гайсә хакында шаһитлык биргән өчен үтерелгәннәрнең рухларын күрдем.
10
Алар көчле тавыш белән: – И изге һәм хакыйкый Хөкемдар! Ни өчен Син җирдә яшәүчеләрне шушы вакытка кадәр хөкемгә тартмыйсың һәм түгелгән каныбыз өчен үч алмыйсың? – дип кычкырдылар.
11
Шуннан аларның һәрберсенә ак кием бирелде һәм, алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең вә имандашларының саны тулганчы, тагын бераз көтәргә кирәклеге әйтелде.
12
Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне куптарып алуын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш кара матәм киеме кебек булды, ай исә кан сыман кызыл төскә керде.
13
Инжир агачындагы өлгермәгән җимешләр көчле җилдән коелган кебек, күктәге йолдызлар җиргә атылды.
14
Күк йөзе, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар урыныннан кузгалды.
15
Җирдәге патшалар, түрәләр, гаскәр башлыклары, байлар, дәрәҗәле кешеләр, коллар, иреклеләр – һәммәсе мәгарәләргә, таш кыялар арасына кереп качты.
16
Тауларга, ташларга ялварып алар: – Өстебезгә авып, тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан саклагыз безне! – диделәр. –
17
Аларның ачуы кузгалган коточкыч көн килде. Кем каршы тора алсын моңа?!
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22