bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 1
Luke 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 2 →
1
Безнең арада булган вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Әлеге вакыйгаларны алар беренче көннәрдән үк барысын үз күзләре белән күргән кешеләрнең – Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыгына таянып хикәяләде.
3
Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил, сиңа бирелгән белемнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да башыннан ук җентекләп тикшергәннән соң, һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга карар кылдым.
5
Яһүдиядә Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселенә караган руханилар төркемендә Зәкәрия исемле берәү бар иде. Аның хатыны Элисабет та Һарун ыругыннан булып,
6
алар икесе дә Раббының әмер-боерыкларын төгәл үтәүче тәкъва кешеләр иде.
7
Элисабет балага уза алмаганга, олы яшькә җиткән бу икәүнең балалары юк иде.
8
Зәкәрия төркеме үз чиратында Аллаһы хозурында рухани хезмәтен башкарган бер көнне,
9
руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салганнан соң, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтү Зәкәриягә чыкты.
10
Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтелгәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды.
11
Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды.
12
Фәрештәне күргәч Зәкәрия бик нык курыкты.
13
Фәрештә исә аңа: – Курыкма, Зәкәрия, синең догаң кабул булды, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя дип исем кушарсың.
14
Синең күңелең шатлык-сөенеч белән тулыр, баланың тууына күпләр куаныр,
15
чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.
16
Исраилиләрнең күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр;
17
Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталары белән балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр, халыкны Раббы килүенә әзерләр.
18
Фәрештәдән Зәкәрия: – Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
19
– Мин – Аллаһы хозурындагы Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм Ул мине шушы куанычлы хәбәрне сиңа белдерү өчен җибәрде.
20
Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашыр. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телдән язарсың һәм сөйләшә алмассың.
21
Бу вакытта халык, Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, Аллаһы йортыннан аның чыгуын көтте.
22
Аллаһы йортыннан чыккач, Зәкәрия сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш иңгәнен аңладылар. Шулай телдән язып, кешеләр белән ул ым-ишарәләр ярдәмендә аңлашты.
23
Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, Зәкәрия өенә кайтты.
24
Озакламый хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.
25
Элисабет: – Минем хакка моны Раббы эшләде; шәфкать күрсәтеп, ил-күз алдында мине йөз каралыгыннан коткарды, – диде.
26
Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Давыт нәселеннән булган Йосыф исемле кешегә ярәшелгән әлеге Мәрьям янына килеп, фәрештә: – Иминлек сиңа, и Аллаһының мәрхәмәтенә ирешкән бәндә! Раббы синең белән! – диде.
29
Мәрьям аптырап калды, бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты.
30
Фәрештә аңа: – Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды.
31
Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дип исем кушарсың.
32
Ул бөек булыр, Аны Аллаһы Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа ерак бабасы Давытның тәхетен бирер,
33
Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының азагы булмас, – диде.
34
Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай булыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен!
35
– Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чолгап алыр, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. –
36
Менә, кардәшең Элисабет, картайган булса да, ир балага узды. Кешеләр аны, карыны кысыр, дип әйтә иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы,
37
чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк.
38
– Мин – Раббы бәндәсемен, – диде Мәрьям. – Син ничек әйтсәң, шулай булсын. Шуннан фәрештә аның яныннан китеп барды.
39
Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Зәкәрияләргә китеп барды; аларның өенә кергәч Элисабет белән исәнләште.
41
Мәрьямнең сәламләвен ишетеп, Элисабет карынындагы бала тибенеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды.
42
Ул күтәренке тавыш белән: – Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. –
43
Ни өчен шундый илтифатка лаек булдым икән? Минем янга Хакимемнең анасы килгән!
44
Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды.
45
Раббы сүзләренең гамәлгә ашуына ышанган хатын бәхетледер!
46
«Күңелем Раббыны данлый,
47
Рухым Аллаһыны – Коткаручымны уйлап шатлана,
48
чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте. Моннан соң барлык буыннар мине бәхетле дип атар,
49
чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эш кылды! Аның исеме мөкатдәс!
50
Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтеп килә.
51
Ул Үзенең куәтле кулын сузды – күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты;
52
түрәләрне тәхеттән төшерде, гадиләрне исә күтәрде;
53
нигъмәте белән ачларны туйдырды, байларны исә буш кул белән җибәрде.
54
Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңге мәрхәмәтле булырмын, дип, аталарыбызга биргән вәгъдәсен истә тотып, Үз колы Исраилгә Ул ярдәмгә килде», – диде Мәрьям.
56
Өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң Мәрьям үз өенә кайтты.
57
Вакыты җиткәч, Элисабет ир бала тудырды.
58
Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабетка зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар.
59
Ә сигезенче көнне алар баланы сөннәткә утырту йоласына килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр.
60
Ләкин баланың анасы каршы килеп: – Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
61
– Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа
62
һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан, нинди исем кушарга телисең, дип сорадылар.
63
Зәкәрия, язу тактасы сорап алып, «аның исеме Яхъя» дип язды. Барысы да хәйран калды.
64
Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул Аллаһыны данлап сөйли башлады.
65
Зәкәрия белән Элисабетның күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы шомланып калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә әлеге вакыйга кеше теленнән төшмәде.
66
Бу хакта ишеткән һәркем: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки Раббының кодрәте аның белән булуы күренеп тора иде.
67
Баланың атасы Зәкәрия Изге Рух белән сугарылды, һәм пәйгамбәрлек кылып әйтте:
68
«Раббыны, Исраилнең Алласын данлыйк, чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
69
күп еллар элек изге пәйгамбәрләре аша вәгъдә иткәнчә, Үзенең колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны җибәрде.
71
Коткаручы безне дошманнарыбыздан һәм нәфрәт саклаучылардан йолып алачак.
72
Дошманнардан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге Килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты.
76
Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки Раббыга юл әзерләп, Аның алдыннан барырсың,
77
Аның халкына, гөнаһларыгыз кичерелгәч сезне котылу көтә, дип белдерерсең.
78
Караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирер, аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтер өчен, шәфкате ташып торган Аллаһы безгә югарыдан таң кояшы иңдерер».
80
Ә бала үсә, рухи яктан ныгый бирде һәм, Исраил халкына күренер вакыты җиткәнче, чүл якларында яшәде.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24