bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 4
Luke 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 5 →
1
Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан кайткач, Рух Аны чүлгә алып китте.
2
Гайсә шунда кырык көн дәвамында иблис тарафыннан сыналды. Бу көннәрдә Ул берни ашамады һәм ахырда бик нык ачыкты.
3
Иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташка боер – икмәккә әйләнсен! – диде.
4
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Язмада «кеше икмәк белән генә яшәмәс» дип әйтелгән.
5
Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп:
6
– Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам.
7
Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр.
8
Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.
9
Шуннан соң иблис Аны Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбән ташлан!
10
Язмада: «Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Сине кайгыртырга әмер бирер.
11
Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит, – диде.
12
Гайсә аңа җавап итеп: – Язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип әйтелгән, – диде.
13
Гайсәне төрлечә сынап караганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр иблис Аның яныннан китте.
14
Изге Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
15
Ул гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтте, һәм барысы Аны данлады.
16
Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Язманы укырга дип урыныннан торгач,
17
Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең кулъязма төргәген бирделәр. Гайсә, аны ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:
18
«Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерер, әсирләргә – котылу, сукырларга – күзләре ачылу турында игълан итәр, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елын белдерер өчен җибәрде».
20
Гайсә төргәкне җыеп хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.
21
Ул аларга: – Бүген сез Язмадагы сүзләрне тыңлаган чакта, алар тормышка ашты, – диде.
22
Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның гаҗәеп сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.
23
Гайсә аларга: – Әлбәттә, сез Миңа «табиб, башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез, «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек; монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла» диярсез.
24
Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. –
25
Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде,
26
ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә бәлки Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде.
27
Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да савыкмады.
28
Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты.
29
Алар урыннарыннан сикереп тордылар да Гайсәне ирексезләп шәһәрдән алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар.
30
Әмма Гайсә халык төркемен ерып узды да китеп барды.
31
Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкны өйрәтә башлады.
32
Аның тәгълиматына барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
33
Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:
34
– Ә-ә, насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип бар көченә кычкырып җибәрде.
35
Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды. Җен, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, аңа һичбер зыян китермичә чыгып китте.
36
Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диеште.
37
Гайсә хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
38
Гайсә, гыйбадәтханәдән чыгып, Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы бик нык кызышып-авырып ята иде. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр.
39
Ул, хатынга таба иелеп, чиргә боерды, һәм хатынның кызышуы шундук бетте. Шимунның кайнанасы урыныннан торда да кунакларга табын әзерли башлады.
40
Кояш баеган вакытта бөтенесе дә төрле чирләрдән газапланучы якыннарын Гайсә янына алып килде – һәрберсенә кулы белән орынып, Ул аларны савыктырды.
41
Байтак кешедән «Син – Аллаһы Углы» дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә бу турыда сөйләүдән җеннәрне тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнен белә иде.
42
Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә үз янында тоткарлап калырга тырышты.
43
Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратырга тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.
44
Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне таратуын дәвам итте.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24