bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 10
Luke 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 11 →
1
Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап алып, барырга ниятләгән һәрбер шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде.
2
Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен, – диде. –
3
Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына озатам.
4
Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм сәлам бирү өчен юлда тукталып тормагыз.
5
Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек «йортыгыз имин булсын» дип әйтегез.
6
Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр.
7
Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез.
8
Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз.
9
Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм шәһәр халкына «Аллаһы Патшалыгы сезгә инде бик якын!» дип әйтегез.
10
Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, урамнарга чыгып болай дип әйтегез:
11
«Сезнең шәһәрдә аягыбызга кунган тузанны да үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!»
12
Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
13
Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбәгә килерләр иде.
14
Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
15
И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син.
16
Сезне тыңлаган кеше – Мине тыңлаган, сезне кире каккан кеше – Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан кеше исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.
17
Җитмеш ике шәкерт шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайтты. – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диде алар.
18
– Мин шайтанның күктән яшен кебек түбән атылуын күрдем, – диде аларга Гайсә. –
19
Мин сезгә елан-чаяннарны таптарга һәм дошман көчен сындырырга кодрәт бирдем – сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
20
Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.
21
Шулвакыт Гайсә, Изге Рух тарафыннан шатлык белән сугарылып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен, Сиңа шөкрана кылам! Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
22
Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Угылның кемлеген Атадан гайре һичкем белми; Атасының кемлеген дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми, – диде,
23
аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп, – сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле!
24
Сезгә әйтәм: байтак пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде, – дип өстәде.
25
Менә Канун белгечләреннән берәү урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – диде.
26
– Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады аңардан Гайсә.
27
– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – дип җавап бирде Канун белгече.
28
Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.
29
Әмма Канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
30
Аның бу сүзләренә Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнән Әрихә каласына барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар әлеге юлчыны талаганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
31
Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма теге кешене күргәч ул, юлның икенче ягына чыгып, ары киткән.
32
Шулай ук левиләрдән берәү узып барышлый бу кешене күргән дә, аны урап үтеп, юлын дәвам иткән.
33
Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган,
34
янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән, аннары үзенең ишәгенә атландырып кунак йортына алып килгән һәм анда да әлеге юлчыны ярдәменнән ташламаган.
35
Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, кунак йортының хуҗасына ике динар акча биреп, самареяле: «Аның хакында кайгыртчы, – дигән. – Әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен».
36
Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән теге бичараның якыны була? – дип сорады.
37
– Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде Канун белгече. Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
38
Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте.
39
Аның Мәрьям исемле сеңлесе бар иде. Әлеге Мәрьям, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады.
40
Бик тырышып табын әзерләп йөргән Марта исә, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруын күрмисеңмени? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.
41
Хаким Гайсә: – Марта, Марта! Син күп нәрсәне кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең,
42
ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям әнә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм бу аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24