bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 13
Luke 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 14 →
1
Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән Гәлиләя кешеләре турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан икән.
2
Шушы хәлгә карата Гайсә: – Гәлиләядә яшәүче башка кешеләрдән гөнаһлырак булганга алар шулай җәфа чиккән дип уйлыйсызмы? – диде. –
3
Алай түгел, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
4
Яки Шилуахтагы манара басып үтергән унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?
5
Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
6
Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган; таба алмагач,
7
бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Урын алып тормасын монда», – дигән.
8
Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып тирес салырмын,
9
бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларсың».
10
Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә халыкны өйрәтте.
11
Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде.
12
Гайсә, аны күреп, Үз янына чакырып алды да: – Ханым, син чиреңнән котылдың, – диде.
13
Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады.
14
Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка: – Эшләү өчен атнаның алты көне бар; чирегездән савыгу өчен шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде.
15
Хаким Гайсә аңа җавап итеп: – Икейөзлеләр! Шимбә көнне арандагы үгез яки ишәгегезне ычкындырып су эчертергә алып бармыйсызмыни? – диде. –
16
Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Шимбә көнне шул бәйдән ычкындырырга ярамыймы аны?
17
Бу сүзләрне ишеткәч Аңа каршы сөйләүчеләрнең барысына да оят булып китте; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.
18
Шуннан Гайсә: – Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. –
19
Әйтик, бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботакларында оя корган ди.
20
Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. –
21
Ул ачыткы кебек: әйтик, бер хатын өч үлчәм онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта.
22
Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкны өйрәтеп, Иерусалимгә таба юл тотты.
23
Кемдер Аңардан: – Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады. Ул исә андагы кешеләргә җавап итеп:
24
– Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карар, әмма булдыра алмас, – диде. –
25
Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер.
26
Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безне өйрәттең», – дип әйтә башларсыз.
27
Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр.
28
Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм теш шыкырдатырсыз.
29
Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан килеп, кешеләр Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырыр.
30
Хәзер соңгы булганнар шунда – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр.
31
Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә: – Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде.
32
Ул аларга болай дип җавап бирде: – Барыгыз, ул төлкегә «бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын» дип әйтегез.
33
Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин түгел.
34
И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
35
Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр. Сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24