bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 6
Luke 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 7 →
1
Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашый башлады.
2
Фарисейларның кайберләре шунда аларга: – Ни өчен сез шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диде.
3
Гайсә аларга: – Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни?
4
Ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән, – дип җавап кайтарды
5
һәм сүзен тәмамлап, – Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр, – диде.
6
Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килеп халыкны өйрәтте. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде.
7
Канун белгечләре һәм фарисейлар исә, гаепләү өчен сәбәп эзләп, шимбә көнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Гайсәне күзәтеп торды.
8
Ә Гайсә, аларның уйларын белеп, кулы корышкан кешегә: – Тор да уртага чыгып бас, – диде. Теге кеше уртага чыгып басты.
9
– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә Канун белгечләренә һәм фарисейларга. – Шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлык кылыргамы, кеше гомерен саклап калыргамы әллә һәлак итәргәме?
10
Гайсә, һәммәсен күздән кичереп, авыру кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм Ул кушканны үтәде, һәм аның кулы шундук савыкты.
11
Фарисейларның һәм Канун белгечләренең бик нык ачуы чыкты, һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, киңәшергә тотындылар.
12
Шул көннәрдә Гайсә дога кылу өчен тауга күтәрелде һәм төнозын Аллаһыга дога кылды.
13
Иртәгесен шәкертләрен Үз янына чакырды да, алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады.
14
Ул «Петер» дип исем кушкан Шимунны һәм аның бертуган кардәше Әндрине, Ягъкубны, Яхъяны, Филипне, Бартулумайны,
15
Маттайны, Томасны, Һалфай углы Ягъкубны, Көрәшче кушаматлы Шимунны,
16
Ягъкуб углы Яһүдәне һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариотны сайлап алды.
17
Гайсә рәсүлләр белән бергә тау итәгендәге тигез җиргә төште. Анда Гайсәнең күп санлы шәкертләре, бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнән, Сур һәм Сидун шәһәрләре урнашкан диңгез буе төбәкләреннән
18
Аны тыңлар өчен, авыруларыннан арыныр өчен байтак халык җыелган иде. Явыз рухлардан газап чигүчеләр дә сихәтләнеп китә иде.
19
Һәммәсе Гайсәгә орынырга омтылды, чөнки Аңардан бөркелгән кодрәт барысын да савыктыра иде.
20
Шәкертләренә карап Гайсә сөйли башлады: – Әй фәкыйрьләр, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы – сезнеке.
21
Әлегә ач булганнар, сез бәхетле, чөнки тук булачаксыз. Әлегә күз яше коючылар, сез бәхетле, чөнки куанып көләчәксез.
22
Адәм Углы аркасында кешеләр сезгә нәфрәт белән караса, үз араларыннан куып җибәрсә, хурласа, исемегезгә тап төшерсә – сез бәхетле.
23
Шул көнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чөнки күктә әҗерегез зур. Бу кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән шулай ук эшләгәннәр.
24
Ә сезгә, байлар, – кайгы, чөнки җитәрлек юандыгыз.
25
Әлегә тук булганнар, сезгә – кайгы, чөнки ачка интегерсез. Әлегә авыз ерып көлүчеләр, сезгә – кайгы, чөнки хәсрәт чигәрсез һәм еларсыз.
26
Бар кеше мактый икән, сезгә – кайгы, чөнки аларның аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай ук мактаганнар.
27
Ә сезгә, Мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезгә нәфрәт белән караучыларга яхшылык эшләгез,
28
сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз.
29
Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама.
30
Сораган һәр кешегә бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама.
31
Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез.
32
Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзләрен яраткан кешене генә ярата бит.
33
Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли бит.
34
Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзе ише гөнаһлыларга бурычка биргәндә, кире кайтарып алырмын, дип ниятләнә бит.
35
Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырга өмет итмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз, чөнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит.
36
Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.
37
Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр.
38
Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр: үлчәү савытын селкеп, тыгызлап тутырып, чүмәләмә өеп чабуыгызга салырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар.
39
Аннары Гайсә Үзен тыңлаучыларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде: – Сукыр сукырны җитәкләп бара алырмы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме?
40
Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була.
41
Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?
42
Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең.
43
Яхшы агач начар җимеш бирә алмаган кебек, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.
44
Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар.
45
Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык сандыгыннан яхшылык чыгара, ә явыз кеше үз күңелендәге явызлык сандыгыннан явызлык чыгара. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була.
46
Ни өчен сез Миңа «Хакимем! Хакимем!» дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез?
47
Яныма килеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән кешене кемгә тиңләп була?
48
Җирне тирән итеп казып, йортын таш нигез өстенә төзегән кешегә охшаган ул: ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелсә дә, аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән.
49
Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче исә нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кешегә охшаган: ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24