bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 18
Luke 18
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 19 →
1
Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
2
– Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән.
3
Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да гомер сөргән, һәм ул һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган.
4
Әмма хөкемче бу тол хатынның дәгъвасын озак вакытлар хәл итмәгән. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да,
5
бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим – мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән.
6
– Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә.
7
– Көне-төне Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаган кешеләрне Ул әллә якламасмы? Түзеп тора алырмы?
8
Сезгә әйтәм: Ул озакка сузмас, якларга килер. Әмма Адәм Углы, килеп, җир йөзендә иман табармы икән?
9
Үзләрен тәкъвалардан санаучы, ә башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
10
– Ике кеше дога кылу өчен Аллаһы йортына кергән ди: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән.
11
Фарисей, алгарак чыгып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгелмен. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм.
12
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен сәдака итеп бирәм».
13
Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыны мәрхәмәтеңнән аерма!» – ди икән.
14
Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы Аллаһы тарафыннан акланып өенә кайтып киткән; чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
15
Гайсә орынып фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Аның янына сабый балаларын да алып килә, әмма шәкертләр моны күреп әлеге кешеләрне шелтәли иделәр.
16
Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы.
17
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте.
18
Халык башлыкларының берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
19
– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.
20
Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше җанын кыйма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, ата-анаңны хөрмәт ит.
21
– Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде теге.
22
Моны ишеткәч, Гайсә аңа: – Сиңа тагын бер нәрсә җитми: һәммә нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – дип әйтте.
23
Әлеге сүзләрне ишеткәч, ул кеше борчуга калды, чөнки байлыгы бик зур иде.
24
Гайсә аның пошаманга калуын күреп: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү авыр шул, – диде. –
25
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26
Бу сүзләрне ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады.
27
– Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала, – диде Гайсә.
28
– Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек, – диде шунда Петер.
29
Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын, балаларын калдырган һәркем
30
бу дөньяда яхшылыкны артыгы белән алыр, киләчәк дөньяда исә мәңгелек тормышка ия булыр, – диде.
31
Гайсә, унике шәкертен чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр язганның һәммәсе тормышка ашыр.
32
Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар, өстенә төкерерләр;
33
камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер.
34
Шәкертләре исә Аның сөйләгәннәрен аңламады. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып кала бирде – әйтелгәннәргә алар төшенмәде.
35
Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр адәм юл буенда хәер сорашып утыра иде.
36
Янәшәсеннән халык төркеме үтеп барганны ишетеп, ул: – Нишлиләр анда? – дип сорады.
37
– Насаралы Гайсә килә, – диделәр аңа.
38
Шунда ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
39
Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булды, әмма ул тагын да катырак итеп: – Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды.
40
Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Гайсә аңардан:
41
– Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады. – Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде теге.
42
– Күзләрең күрсен! – диде Гайсә. – Сине ышануың савыктырды.
43
Сукыр адәм шундук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды.
← Chapter 17
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 19 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24