bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 2
Luke 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 3 →
1
Шул көннәрдә кайсар Август бөтен Рим империясендә халык санын алырга фәрман бирде.
2
Халык санын алу беренче тапкыр уздырылып, ул заманда Сүрия өлкәсендә Квирини идарә итә иде.
3
Теркәлү өчен һәркем үз токымының шәһәренә кайтырга тиеш иде.
4
Давыт нәселеннән булган Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте.
5
Исемлеккә теркәлер өчен Йосыф үзенә ярәшелгән, бу вакытта инде авырлы булган Мәрьям белән бергә барды.
6
Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте,
7
һәм ул үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты, Аны биләп утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын калмаган иде.
8
Шул төнне шәһәр тирәсендәге кырда берничә көтүче үзләренең сарыкларын саклый иде.
9
Бермәлне алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.
10
Фәрештә исә аларга: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. –
11
Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды!
12
Менә шушы билге аша сез Аны танырсыз: мал утлыгында биләүле Бала ятар.
13
Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы башка фәрештәләр пәйда булып:
14
«Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» – дип Аллаһыны данларга тотындылар.
15
Фәрештәләр күккә ашканнан соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез, Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы хәбәр иткәнне күрик, – диделәр.
16
Алар ашыгып Бәйт-Лехемгә килделәр, анда Мәрьям белән Йосыфны һәм мал утлыгында яткан Баланы эзләп таптылар.
17
Баланы күргәннән соң, Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр.
18
Көтүчеләрне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды.
19
Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйланып йөрде.
20
Ишетергә һәм күрергә насыйп булган бар нәрсә өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
21
Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утыртыр вакыт җиткәч, Аңа Гайсә дип исем куштылар. Бу исемне Аңа, әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, фәрештә биргән иде.
22
Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Раббыга багышлар өчен Баланы алар Иерусалимгә алып килделәр.
23
Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган.
24
Раббы кануны буенча алар шулай ук ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне корбанлык буларак китерергә тиеш иде.
25
Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде.
26
Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була.
27
Канунда язылган йоланы башкару өчен Мәрьям белән Йосыф нарасый Гайсәне Аллаһы йортына алып килгәч, Изге Рух кушуы буенча Шимун да шунда килде,
28
Баланы кулларына алды һәм Аллаһыны данлап:
29
«И Хөкемдар, вәгъдәңне үтәп, Син мине, Үз колыңны, тынычландырып дөньядан озатасың,
30
чөнки барча халыклар каршында Син әзерләгән коткаруны, мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны, халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде.
33
Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар.
34
Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә: – Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына, икенче берәүләрнең күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән кисәтүче бер билге кебек булыр; күпләр бу билгене кире кагар,
35
һәм шул рәвешле аларның уй-ниятләре фаш ителер. Үзеңнең дә йөрәгеңә кылыч кадалгандай булыр, – диде.
36
Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын да бар иде. Кияүгә чыгып ире белән җиде ел яшәгәннән соң
37
тол калган бу хатын сиксән дүрт яшендә иде. Уразалар тотып, догалар кылып, көннәрен һәм төннәрен Аллаһы йортында үткәргән
38
Хөннә дә, алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен зарыгып көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде.
39
Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә – Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар.
40
Бала үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате һәрчак Аның юлдашы булды.
41
Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде.
42
Гайсәгә унике яшь тулгач, алар, гадәттәгечә, бәйрәмгә килделәр.
43
Бәйрәм көннәре тәмам булгач, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы моны абайламады,
44
башка юлчылар белән барадыр, дип уйлады. Бер көнлек юл үткәннән соң алар Гайсәне кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башлады
45
һәм таба алмыйча кабат Иерусалимгә килде;
46
өч көннән соң алар Аны Аллаһы йортында эзләп тапты. Гайсә сораулар биреп, остазларның сөйләгәнен тыңлап алар арасында утыра иде.
47
Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды.
48
Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа: – Углым, ник алай иттең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
49
Гайсә аларга: – Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде.
50
Ләкин алар Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадылар.
51
Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты; ата-анасы сүзеннән Ул һич чыкмады. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды.
52
Гайсә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24