bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 19
Luke 19
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 20 →
1
Гайсә, Әрихәгә җитеп, урам буйлап бара иде.
2
Шәһәрнең салым җыючылар башлыгы – Зәкәй исемле бер бай адәм –
3
Гайсәнең ниндирәк кеше икәнен бик тә күрергә тели иде. Буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны күрә алмаганга,
4
ул алгарак йөгереп узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды.
5
Шул турыга җиткәч, Гайсә югарыга карады һәм: – Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде.
6
Теге тиз генә төште һәм шатланып Аны өендә кабул итте.
7
Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә керде! – дип ризасызлык белдерде.
8
Соңрак Хаким Гайсәгә Зәкәй: – Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирәм, – диде.
9
– Бүген шушы өйгә котылу килде, чөнки бу кеше дә Ибраһим нәселеннән бит.
10
Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде, – дип әйтте Гайсә.
11
Аны тыңлап торган халыкка Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде. (Гайсә Иерусалимгә якынлашып килгәнгә, кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйлады.)
12
Гайсә болай диде: – Затлы нәселгә караган бер кеше, патшалыкны кабул итәр өчен, ерак илгә барып кайтырга тиеш булган ди.
13
Юлга чыгар алдыннан ул, ун хезмәтчесен чакырып алып, аларның һәрберсенә йөзәр динар акча биргән дә: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән.
14
Әмма ватандашлары аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр.
15
Теге кеше, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биреп калдырган хезмәтчеләренең күпме табыш алуын белергә теләп, аларны үз янына чакырырга кушкан.
16
Беренче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.
17
Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, мин сине ун калага идарәче итеп куям», – дигән.
18
Икенче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.
19
Хуҗасы аңа: «Мин сине биш калага идарәче итеп куям», – дигән.
20
Ә өченче хезмәтчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча. Синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаганны аласың, чәчмәгәнне урасың».
22
Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч,
23
ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләгән булсаң, кайткач, мин аңардан табыш алган булыр идем, – дигән
24
һәм янындагы кешеләргә, – акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш китергән хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән.
25
Тегеләр: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкырга артты бит инде», – дигәннәр.
26
Хуҗа кеше исә: «Сезгә әйтәм: кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
27
Үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны исә монда китерегез дә күз алдымда үтерегез», – дип җавап биргән.
28
Сүзен тәмамлаганнан соң, Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте.
29
Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Ул ике шәкертен чакырып алды да:
30
– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны ычкындырыгыз да монда алып килегез.
31
Әгәр берәрсе: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез.
32
Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты.
33
Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта ишәкнең хуҗалары алардан: – Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады.
34
Тегеләр исә: – Хуҗабызга кирәк ул, – дип җавап бирде.
35
Ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсәне ишәккә атландырдылар.
36
Гайсә ишәккә атланып барган чакта, кешеләр юлга өс киемнәрен җәйделәр.
37
Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, куанышып, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен көчле тавыш белән Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар: «Раббы исеме белән килүче Патша мөбарәктер! Күкләрдә – иминлек, югарыда дан-шөһрәт булсын!»
39
Шунда халык арасындагы кайбер фарисейлар Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде.
40
Әмма аларга җавап итеп Ул: – Сезгә шуны әйтәм: әгәр алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
41
Иерусалимгә якынлашып шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышы өчен көенеп, Гайсәнең күзләренә яшь килде.
42
– Син дә шушы көндә үз иминлегең өчен нәрсә кирәклеген белсәң икән! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер.
43
Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфрак өемнәре күтәртеп сине камап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар;
44
сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны син белми калдың.
45
Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.
46
– Язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул.
47
Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында халыкны өйрәтте. Ә баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итәргә җай эзләделәр,
48
әмма бу эшне ничек башкарырга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды.
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 20 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24