bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 24
Luke 24
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
1
Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк кабер-мәгарә янына киттеләр.
2
Килсәләр, мәгарә авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән.
3
Эчкә кергәч исә, алар Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар.
4
Шушы хәлгә аптырашып торганда, кинәт каршыларында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды.
5
Хатыннар куркып җиргә текәлделәр. Ә теге ирләр: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диде. –
6
Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чакта сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез.
7
Ул сезгә: «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде.
8
Шунда Гайсәнең бу сүзләре аларның исенә төште.
9
Кабер янына магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям һәм башка хатыннар килгән иде. Кайткач, алар бу хакта рәсүлләргә һәм бүтәннәргә сөйләделәр.
11
Әмма хатын-кызларның әйткәннәре рәсүлләргә юк сүз кебек тоелды – алар моңа ышанмады.
12
Тик шулай да Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлектән башка һичнәрсә күрмәде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты.
13
Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты.
14
Юлда алар булып узган вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар.
15
Алар шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе аларга якынлашып яннарыннан бара башлады.
16
Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек иде, шуңа алар Аны танымады.
17
– Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады Гайсә алардан. Шәкертләр, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар.
18
Аларның берсе – Клеопас атлысы: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде.
19
– Нәрсә булганын? – дип сорады Ул. – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирде тегеләр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында сүздә дә, гамәлдә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.
20
Әмма баш руханилар белән башлыкларыбыз Аны үлемгә хөкем итәр өчен кулга алдылар һәм хачка кадакладылар.
21
Ә без, Исраилне азат итәргә тиешле Кеше шулдыр, дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде өченче көн китте, һәм
22
арабыздан берничә хатын безне таң калдырды. Алар иртүк кабер янына барганнар,
23
әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Кайткач, шунда фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Гайсә исән» дип әйтүен сөйләделәр.
24
Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хәлнең хатыннар сөйләгәнчә булуын күргәннәр, әмма Гайсә анда булмаган.
25
Шунда Гайсә аларга: – И аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырдан ышанасыз!
26
Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде.
27
Аннары Ул, Мусаның һәм барлык пәйгамбәрләрнең язмаларыннан башлап, Үзе турында анда әйтелгән сүзләрне аңлатып бирде.
28
Авылга якынлашкач, Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек булды.
29
Әмма тегеләр: – Инде кич җитеп килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде.
30
Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да, сындырып, шәкертләренә бирде.
31
Шулчак шәкертләрнең күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм алар Гайсәне танып алдылар, әмма Ул күренмәс булды.
32
Алар бер-берсенә: – Ул безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Язмаларның мәгънәсен аңлатканда күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.
33
Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар һәм җыелып торган унбер рәсүл белән башка шәкертләрне күрделәр. Тегеләр:
34
– Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп торалар иде.
35
Шунда әлеге ике шәкерт юлда булган вакыйганы һәм Гайсә икмәк сындырган чакта Аны танып алулары хакында сөйләп бирделәр.
36
Алар шулай сөйләшеп торганда, Гайсә Үзе яннарында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде.
37
Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар.
38
Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. –
39
Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар.
40
Шулай дип әйтеп, Ул аларга кул-аякларын күрсәтте.
41
Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул: – Сезнең берәр нинди ризыгыгыз бармы? – дип сорады.
42
Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр.
43
Ул, балыкны алып, аларның күз алдында ашап куйды.
44
Аннары Гайсә болай диде: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы хакта сөйләгән идем. Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем турыда әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, дигән идем.
45
Шуннан Ул, Язмаларны аңласыннар өчен, аларның зиһенен ачып болай диде:
46
– Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсихнең газап чигүе, өченче көндә үледән терелүе,
47
кешеләрнең Аның исеме хакына тәүбәгә килүе һәм гөнаһларының кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга таратылырга тиеш.
48
Сез – шушы хәлләрнең шаһиты.
49
Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен, әмма сез, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.
50
Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын бирде.
51
Фатиха күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады һәм күккә алынды.
52
Шәкертләр Аның алдында йөзтүбән капландылар, аннары сөенә-сөенә Иерусалимгә кайттылар.
53
Алар, һәрчак Аллаһы йортында булып, Аллаһыга дан-мактау яудырдылар.
← Chapter 23
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24