bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 14
Luke 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 15 →
1
Бервакыт, шимбә көнне, фарисей башлыкларының берсенә Гайсә ашка килде. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте.
2
Шулвакыт Аның каршына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты.
3
Канун белгечләренә һәм фарисейларга мөрәҗәгать итеп Гайсә: – Канун буенча шимбә көнне авыруларны дәваларга ярыймы? – дип сорады.
4
Тегеләр эндәшмәделәр. Ә Гайсә, авыру кешегә куллары белән орынып, аны савыктырды да өенә кайтарып җибәрде.
5
Аннары Ул аларга: – Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан шундук тартып чыгармас идегезмени? – диде.
6
Аның бу соравына тегеләр җавап бирә алмадылар.
7
Чакырылган кунакларның түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
8
– Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чөнки сиңа караганда хөрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мөмкин.
9
Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп «бу кешегә урын бирче» дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың.
10
Мәҗлескә чакырсалар, киресенчә, ишек катыннан урын ал; шунда хуҗа, яныңа килеп «әй дустым, түргәрәк утыр» дияр, һәм шул чагында мәҗлестәгеләр алдында синең дәрәҗәң артыр,
11
чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
12
Үзен ашка чакырган кешегә дә Гайсә: – Әгәр син төш вакытында яки кичен мәҗлес җыясың икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакырырлар, һәм шуның белән исап-хисап беткән булыр, – диде. –
13
Мәҗлес үткәрә калсаң, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксак-сукырларны чакыр.
14
Әнә шул чакта бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар, һәм тәкъваларның үледән терелгән көнендә сиңа әҗере булыр.
15
Гайсә белән табын янында утыручыларның берсе моны ишетеп Аңа: – Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә сыйланачак кеше бәхетледер! – диде.
16
Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: – Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп итеп кунак чакырган һәм,
17
табынга утырыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бар нәрсә әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән.
18
Барысы да сүз берләшкән кебек гафу үтенә башлаган. Беренчесе: «Җир сатып алган идем, шуны барып карарга кирәк, зинһар, гафу ит», – дигән.
19
Икенчесе: «Биш пар үгез сатып алган идем, хәзер шуларны эштә сынап карамакчы булам, зинһар, гафу ит», – дигән.
20
Өченчесе: «Мин күптән түгел генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән.
21
Хезмәтче, кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Хуҗаның ачуы чыгып, хезмәтчесенә ул: «Бар, тиз генә шәһәр урамнарыннан һәм тыкрыклардан фәкыйрь, гарип, сукыр һәм аксакларны җыеп алып кайт», – дигән.
22
Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән.
23
Хуҗа исә хезмәтчесенә: «Бар, шәһәр читенә чыгып юлларны, койма буйларын карап уз һәм кешеләрне монда килергә кыста, өем тулы кунак булсын, – дигән. –
24
Сезгә әйтәм: башта чакырылганнарның берсе дә минем сый-нигъмәтемне татымас».
25
Гайсәгә бик күп халык ияреп барды. Аларга мөрәҗәгать итеп Ул:
26
– Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. –
27
Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минем шәкертем була алмый.
28
Әйтик, арагыздан берәү манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга акчасы җитәрлекме икәнен белү өчен, иң башта, утырып, аның күпмегә төшәсен ул хисапламасмы әллә?
29
Югыйсә, нигезен салып та төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр.
31
Яки, әйтик, бер патша икенче патшага каршы яуга җыена ди. Үзенең ун меңлек гаскәре белән егерме меңлек гаскәргә каршы торырга көче җитү-җитмәвен башта утырып уйламасмы әллә?
32
Әгәр көче җитмәсә, солых турында килешер өчен, дошман әле еракта чакта ук ул аның янына үзенең илчеләрен җибәрер.
33
Шулай ук сезнең берегез дә, бар мөлкәтеннән ваз кичмәсә, Минем шәкертем була алмас.
34
Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың?
35
Аны туфракка да, тирес өеменә дә сибеп булмый, аны чыгарып кына ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен!
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24