bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 5
Luke 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 6 →
1
Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады.
2
Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде.
3
Гайсә көймәләрнең берсенә – Шимунныкына керде дә ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкны өйрәтә башлады.
4
Сүзен тәмамлагач Ул: – Шимун, ятьмәләрегезне тирәнрәк урынга китеп салыгыз, – диде.
5
Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Әмма Син кушкач, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
6
Ятьмә салгач, бик күп балык электе, хәтта ятьмәләре ертыла башлады.
7
Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләр килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар – көймәләре аздан гына батмый калды.
8
Шимун-Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, якын килмә миңа, мин гөнаһлы кешемен! – диде.
9
Шимун һәм аның белән булган кешеләр – шул исәптән Зебедей угыллары Ягъкуб белән Яхъя да – тотылган балыкның күплегеннән куркып калдылар. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап син инде балык түгел, кеше аулый башларсың, – диде.
11
Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, балыкчылар бөтен нәрсәләрен калдырып Гайсәгә ияреп киттеләр.
12
Гайсә тукталган шәһәрләрнең берсендә тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде дә, Гайсәне күреп, йөзтүбән капланды һәм: – Әфәндем! Теләсәң, мине савыктыра алыр идең, – дип ялварды.
13
Гайсә кулын сузып аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Савык! – диде. Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды.
14
Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты, аннары: – Руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан китер, – дип өстәде.
15
Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала барды. Аны тыңлар һәм чир-хасталардан дәва алыр өчен янына берөзлексез кешеләр агылды.
16
Гайсә Үзе исә еш кына аулак урыннарга китә һәм шунда дога кыла иде.
17
Беркөн шулай Гайсә халыкны өйрәткән вакытта тыңлаучылар арасында Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм Канун белгечләре дә утыра иде. Гайсәгә Раббыдан авыруларны савыктыру кодрәте бирелгән иде.
18
Шунда берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килде дә Гайсә каршына илтеп салыр өчен өйгә кермәкче булды.
19
Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар өй түбәсенә менеп чирәпне сүттеләр дә авыруны ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр.
20
Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
21
Канун белгечләре һәм фарисейлар үзара: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше кем соң? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.
22
Гайсә аларның уйларын белеп: – Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез?
23
Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме?
24
Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм, урыныңнан тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
25
Теге шундук барысының күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте.
26
Бөтенесе дә таң калып Аллаһыны данлады. – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде алар шомланып.
27
Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, шунда утырган Леви исемле салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа.
28
Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте;
29
аннары үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде.
30
Фарисейлар һәм Канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диде.
31
Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк.
32
Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга килдем, – дип җавап бирде.
33
Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кыла, ә Синекеләр ашый һәм эчә, – диделәр.
34
Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?
35
Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар, – диде.
36
Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамас, югыйсә яңасы да бозылыр, иске киемгә яңа тукымадан салынган ямаулык та килешмәс.
37
Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә яңа шәраб турсыкны тишәр – шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр.
38
Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.
39
Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соң яңасын эчәргә теләмәс, искесе яхшырак шул, дияр.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24