bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 8
Luke 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 9 →
1
Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкертеннән гайре
2
Аның янында бер төркем хатын-кыз да булды. Гайсә аларны явыз рухлардан арындырган һәм авырулардан савыктырган иде. Болар: Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям,
3
Һируд йортында идарә итүче Хузас исемле кешенең хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итә иде.
4
Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде:
5
– Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшеп тапталган, һәм аны кошлар чүпләп бетергән.
6
Икенче бер өлеше ташлы туфракка төшкән һәм, тишелеп чыкса да, дым булмаганга кипкән.
7
Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән.
8
Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә үсеп киткән һәм йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар – ишетсен! – диде.
9
Гайсәнең шәкертләре Аңардан: – Бу гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорады.
10
Ул аларга: – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, ә башкаларга Мин кинаяләп сөйлим, – диде. – Шулай итеп, алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр.
11
Гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул.
12
Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма алар ышанып котылмасын өчен, иблис, килеп, алар күңелендәге сүзне алып китә.
13
Ташлы урынга төшкән орлыклар – сүзне шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга, аларның ышануы кыска вакытлы, һәм сыналган чакта алар кире чигенә.
14
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында, байлык-ләззәт артыннан куып, ишеткән сүзләре басылып кала, һәм сүз уңыш бирми.
15
Ә уңдырышлы җиргә төшкән орлыклар – сүзне ишетүчеләр һәм саф-ихлас күңелләрендә аны саклаучылар. Андыйлар, түземлек күрсәтеп, уңыш бирә.
16
Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.
17
Чөнки һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер беленми, ачылмый калмас.
18
Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер, ә кемдә юк икән, «миндә бар» дип уйлаганы да тартып алыныр.
19
Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм халык күп булганлыктан янына керә алмадылар.
20
– Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине күрергә тели, – дип Гайсәгә кереп әйткәч,
21
Ул: – Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
22
Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар. – Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр.
23
Көймәдә барганда, Гайсә йокыга талды. Ул арада күлдә көчле давыл күтәрелеп, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде.
24
Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
25
– Ышануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Котлары алынган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, дулкыннарга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр.
26
Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршында, аргы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр.
27
Гайсә ярга чыккач, Аңа шундагы каланың җен кагылган бер кешесе килеп очрады. Ул инде күптәннән өстенә киенми, өендә түгел, ә кабер-мәгарәләрдә яши иде.
28
Гайсәне күрүгә, ул акыра-акыра Аның алдына килеп егылды һәм: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырды,
29
чөнки Гайсә явыз рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. (Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган; аны богаулап, чылбырлар белән бәйләп сакласалар да, ул кеше богауларны өзә, һәм җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.)
30
Гайсә аңардан: – Исемең ничек синең? – дип сорады. – Гаскәр, – диде ул, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде.
31
Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр.
32
Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте.
33
Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм дуңгыз көтүе шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
34
Бу хәлне күреп торган көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр.
35
Кешеләр ни булганын күрергә дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч алар җеннәрдән котылган адәмнең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп шомланып калдылар.
36
Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган адәмнең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр.
37
Герәсә төбәгендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Гайсә көймәгә утырып юлга кузгалганда,
38
җеннәрдән арынган теге кеше Аңардан: – Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварып сорады. Әмма Гайсә: – Өеңә кайт та Аллаһы синең өчен нәрсә эшләгәнне сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Әлеге кеше, китеп, аның өчен Гайсәнең нәрсә эшләгәнен бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде.
40
Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды.
41
Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсәнең аягына егылды да ялынып-ялварып үзенең өенә чакырды,
42
чөнки унике яшьтәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап бик күп халык иярде.
43
Алар арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган.
44
Шул хатын, арттан килеп, Гайсә киеменең чабуына орынды – һәм кан китү шундук туктады.
45
– Кем кагылды Миңа? – дип сорады Гайсә. Барысы да баш тарткач, Петер: – Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
46
Ләкин Гайсә: – Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде.
47
Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде.
48
Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде.
49
Гайсә шулай дип сөйләп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде.
50
Әмма Гайсә, шул сүзләрне ишетеп, Яһирга: – Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде.
51
Яһирның өенә килеп җиткәч Гайсә Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде.
52
Йортта барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде.
53
Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде.
54
Гайсә кызны кулыннан алды һәм тавышын күтәрә төшеп: – И кыз бала, тор, – диде.
55
Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты.
56
Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга, бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәгез, дип боерды.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24