bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 12
Luke 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 13 →
1
Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә Үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде: – Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз!
2
Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк.
3
Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар.
4
Сез дусларыма шуны әйтәм: бәдәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый.
5
Кемнән куркырга кирәклеген Мин сезгә әйтәм: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз!
6
Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма Аллаһы аларның берсен-бер онытмый.
7
Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
8
Әйтәм бит: Мине кешеләр алдында таныган һәркемне Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында таныр.
9
Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында аңардан ваз кичәрмен.
10
Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер, әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс.
11
Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз:
12
сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә Үзе өйрәтер.
13
Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
14
Гайсә аңардан: – Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип сорады, аннары
15
халыкка мөрәҗәгать итеп, – карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.
16
Шуннан соң Гайсә аларга бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Бер байның ашлыгы бик уңган, һәм
17
күңеленнән ул болай дип уйлаган: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны саклар урын юк».
18
Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм.
19
Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен».
20
Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр соң?»
21
Үзе өчен хәзинә туплап, Аллаһы хуплаган байлыкны туплау турында уйламаган һәркем белән менә шулай булыр.
22
Аннары Гайсә Үзенең шәкертләренә болай диде: – Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим.
23
Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит.
24
Әнә козгыннарга карагыз: алар чәчми дә, урмый да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Сез исә кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит.
25
Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
26
Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?
27
Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: алар эшләми дә, эрләми дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
28
Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар!
29
Шулай булгач, ни ашарбыз, ни эчәрбез, дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз.
30
Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр, ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә.
31
Сез исә Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм сезгә шушы нәрсәләрнең барысы да өстәп бирелер.
32
Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде.
33
Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, һич тә кимеми торган хәзинәне күктә туплагыз – анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс.
34
Хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр.
35
Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишек ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз: билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын.
37
Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер.
38
Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле.
39
Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның кайсы сәгатьтә киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.
40
Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер.
41
Шулчак Петер Гайсәдән: – Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кеше өченме? – дип сорады.
42
Хаким Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы идарәче нинди була?
43
Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле.
44
Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.
45
Ә инде әлеге хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, башка хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчеп һәм исереп йөрсә,
46
хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр.
47
Хуҗасының ихтыярын белеп тә, әзер булып тормаган һәм ул кушканча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр,
48
ә хуҗасының ихтыярын белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.
49
Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим!
50
Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм!
51
Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем.
52
Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар.
53
Атасы – углына, углы – атасына, анасы – кызына, кызы – анасына, кайнанасы – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.
54
Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте: – Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да.
55
Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да.
56
Икейөзлеләр! Җирне һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ни өчен соң нинди заман җиткәнен аңлата алмыйсыз?
57
Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез?
58
Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар.
59
Хак сүз әйтәм: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24