bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 11
Luke 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 12 →
1
Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан: – Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.
2
Гайсә аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: Атабыз, исемең изге дип танылсын! Синең Патшалыгың килсен.
3
Кирәкле икмәгебезне безгә көн дә биреп тор.
4
Гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылган һәркемне кичерәбез. Безне сынауларга дучар итмә, – диде.
5
Аннары Ул аларга болай дип сөйләде: – Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы,
6
чөнки узып барышлый бер иптәшем килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди.
7
Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да янымда йоклап ята; урынымнан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап кайтарды ди.
8
Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, торып, сораган бар нәрсәне бирми калмас.
9
Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар.
10
Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.
11
Арагыздан кайсы әти кеше, углы балык сораса, аңа елан тоттырыр икән?
12
Яки, йомырка сораса, чаян бирер?
13
Әгәр сез, табигатегез белән начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга Изге Рухны һичшиксез бирер.
14
Беркөн Гайсә телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.
15
Арадан берәүләр: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул ярдәмендә куып чыгара, – диде.
16
Ә башкалар, Гайсәне сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
17
Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. –
18
Әгәр шайтан үз-үзе белән низагка килсә, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Сез Миңа «җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың» дигәнгә шулай әйтәм.
19
Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен!
20
Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз.
21
Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның малы иминлектә булыр.
22
Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр.
23
Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.
24
Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри һәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди.
25
Кайткач исә, йортның себерелгән, җыештырылган булуын күрә һәм,
26
үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.
27
Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын: – Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхетледер! – дип кычкырды.
28
Хатынның сүзләренә Гайсә: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетлерәк! – дип җавап бирде.
29
Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады: – Бүгенге буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре башкасы бирелмәс.
30
Юныс пәйгамбәр кайчандыр Ниневә халкы өчен бер билге булган кебек, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билгедер.
31
Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән булган, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк.
32
Кыямәт көнендә Ниневә халкы, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгән иде, ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк.
33
Шәмгә ут алгач, беркем дә аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен шәмдәлгә утырта.
34
Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың.
35
Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык булмасын!
36
Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг яктысында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.
37
Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды.
38
Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды.
39
Әмма Хаким Гайсә аңа: – Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. –
40
Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң?
41
Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез – шул чакта бар нәрсәгез пакь булыр.
42
Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә гаделлекне, Аллаһыны ярату дигән нәрсәне бөтенләй онытасыз. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк.
43
Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз.
44
Кайгы сезгә, чөнки сез билгесе булмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын белмичә, өстеннән таптап йөриләр.
45
Моңа каршы Канун белгечләренең берсе: – Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.
46
Әмма Гайсә: – Сезгә дә, Канун белгечләре, – кайгы! Сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез аларга ярдәм итәр өчен бармак та кыймылдатмыйсыз, – диде. –
47
Кайгы сезгә, чөнки пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз, ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән.
48
Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз.
49
Шунлыктан Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрермен – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен куып җибәрерләр».
50
Шул рәвешле, Һабил каныннан башлап мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр – дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләрнең каны өчен бүгенге буын кешеләре җавап тотачак. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын кешеләре боларның бөтенесе өчен җавап тотачак!
52
Кайгы сезгә, Канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үз кулыгызга алдыгыз, әмма үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.
53
Гайсә ул йорттан чыккач, Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп табар өчен сорау арты сорау яудырырга тотындылар.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24