bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 20
Luke 20
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 21 →
1
Беркөнне Аллаһы йортында Яхшы хәбәрне бәян итеп кешеләрне өйрәткән Гайсә янына баш руханилар һәм Канун белгечләре белән бергә халык өлкәннәре килделәр дә:
2
– Әйт әле безгә, мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар.
3
Аларга җавап итеп Ул: – Минем дә сезгә бер соравым бар, әйтегез әле:
4
суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? – дип сорады.
5
Тегеләр үзара: – «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» дип сорар.
6
Ә инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип киңәшкәннән соң, –
7
кайдан икәнен белмибез, – дип җавап кайтардылар.
8
– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде Гайсә.
9
Шуннан соң халыкка Ул менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.
10
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үзенә тиешле өлешне алу өчен, йөзем үстерүчеләр янына хезмәтчесен озаткан. Тегеләр аны кыйнап буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
11
Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган. Әмма аны кыйнап һәм мыскыл итеп бернәрсәсез кире борганнар.
12
Ул өченче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны да яралап куып чыгарганнар.
13
Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр».
14
Әмма аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип киңәшкәннәр дә
15
егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр?
16
Ул, кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә бакчасын башкаларга куллануга тапшырыр. Моны тыңлаучылар: – Алай була күрмәсен! – диештеләр.
17
Әмма Гайсә аларның күзенә туры карап: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде», – дип Язмада әйтелгәннәр, алайса, нәрсә аңлата соң? – дип сорады. –
18
Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак.
19
Баш руханилар һәм Канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Аны кулга алырга теләгән иделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
20
Шуннан алар Гайсә артыннан күзәтергә үз кешеләрен юлладылар. Тегеләр, Гайсәне Рим идарәчесе хөкеменә тапшыру өчен үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аның сүзләреннән гаеп табарга тырыштылар.
21
– Остаз! – диде алар. – Сүзләреңнең һәм өйрәтүеңнең хаклыгын, кемнең кем булуына карамастан хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өндәвеңне беләбез.
22
Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы?
23
Гайсә аларның мәкерле ниятләрен сизеп:
24
– Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
25
Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде.
26
Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек нәрсә таба алмадылар һәм, Аның җавабына исләре китеп, тынып калдылар.
27
Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп болай дип сорады:
28
– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең өйләнгән ир кардәше бала калдырмыйча үлеп китсә, исән калган кардәше, туганының нәселен дәвам итәр өчен, аның тол хатынын үзенә алсын», – дип язган.
29
Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш булган ди. Шуларның беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән.
30
Ул хатынга икенчесе дә,
31
өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгән, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткән.
32
Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйган.
33
Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул кайсының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире иде бит!
34
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дөньяда кешеләр өйләнә дә, кияүгә дә чыга.
35
Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнми дә, кияүгә дә чыкмый,
36
үлә дә алмый, чөнки алар – фәрештәләр кебек һәм, үледән терелеп торганга, Аллаһы балалары булып санала.
37
Ә инде үлгәннәрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Муса үзе дә бит янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атый.
38
Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул – тереләрнеке; Аның өчен барысы да тередер.
39
Канун белгечләренең кайберләре, бу сүзләрне ишетеп: – Остаз! Яхшы әйттең, – диде.
40
Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде.
41
Аннары Гайсә аларга болай диде: – Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә?
42
Зәбур китабында Давыт үзе болай ди бит: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“».
44
Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
45
Бар халык Гайсәне тыңлап торганда, шәкертләренә төбәп Ул болай диде:
46
– Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз!
47
Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 21 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24