bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 7
Luke 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 8 →
1
Халыкка җиткерәсе сүзләрен тәмамлаганнан соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.
2
Римлы бер йөзбашының якын күргән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән.
3
Гайсә турында ишеткәч йөзбашы «килеп хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде.
4
Гайсә янына килгәч алар: – Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип гозерләп сорадылар.
6
Шуннан Гайсә халык өлкәннәре белән китте. Алар йөзбашының өенә килеп җитәрәк, йөзбашы, Гайсә янына үзенең дусларын җибәреп: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип әйтергә куша. –
7
Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак.
8
Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә» дисәм – эшли.
9
Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп килүче халыкка борылып: – Сезгә әйтәм: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде.
10
Йөзбашы җибәргән кешеләр, кире әйләнеп кайтканнан соң, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
11
Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды.
12
Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгып баралар иде – бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә байтак кеше чыгып килә иде.
13
Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа.
14
Аннары, якынрак килеп, кулы белән табутка орынды. Мәетне күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: – Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
15
Үлгән егет торып утырды да сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарды.
16
Барысы да курка калдылар һәм: – Арабызда бөек Пәйгамбәр барлыкка килде. Аллаһы Үз халкына ярдәмен җибәрде, – дип Аллаһыны данладылар.
17
Гайсә турындагы хәбәр бөтен Яһүдиягә һәм әйләнә-тирәгә таралды.
18
Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләде. Шуннан Яхъя үзенең ике шәкертен чакыртып алды да «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен аларны Хаким Гайсә янына җибәрде.
20
Гайсә янына килгәч алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорарга кушты, – диделәр.
21
Бу вакытта инде Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан савыктырган, явыз рухлардан арындырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.
22
Яхъяның хәбәрчеләренә җавап итеп Гайсә: – Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
23
Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче бәхетле, – диде.
24
Яхъяның хәбәрчеләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы?
25
Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.
26
Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул – пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм!
27
Язмада: «Менә, Синең алдыңнан Мин хәбәрчемне җибәрәм, ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», – дип әйтелгән сүзләр аның турында.
28
Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Аллаһы Патшалыгында иң кечкенә дигәне дә аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.
29
Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янына барып суга чуму йоласын үтәгән иделәр.
30
Ләкин фарисейлар һәм Канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъяның суга чумдыруыннан баш тарттылар.
31
– Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
32
«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без моңсу җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар.
33
Менә Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез «аңа җен кагылган» дисез.
34
Адәм Углы килде. Ул әнә ашый да, эчә дә, ә сез «күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты» дисез.
35
Ә менә Аллаһының барлык балалары Аның зирәклеген хак дип таныдылар.
36
Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды.
37
Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белде дә хуш исле май салынган алебастр савыт тотып шунда килде.
38
Ул елый-елый Гайсә артында басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын үбә-үбә хуш исле май белән майлады.
39
Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Гөнаһлы хатын бит бу», – дип уйлады.
40
Гайсә аңа: – Шимун! Мин сиңа бер сүз әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей.
41
– Бер адәм ике кешегә бурычка акча биреп торган ди: берсенә – биш йөз динар, икенчесенә – илле динар.
42
Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
43
– Бурычы зуррак булганы, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә аңа: – Син дөрес уйлыйсың, – диде;
44
аннары хатынга таба борыла биреп сүзен дәвам итте, – бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, әмма син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте.
45
Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый.
46
Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады.
47
Шуңа күрә Мин сиңа болай дип әйтәм: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуның өчен аның Миңа мәхәббәте зур. Ә менә аз гөнаһлары кичерелгән кешенең мәхәббәте дә аз була.
48
Хатынга исә Гайсә: – Гөнаһларың кичерелде, – диде.
49
Табын янында утыручылар үзара: – Гөнаһларны кичерергә кем Ул?! – дип гәпләште.
50
Гайсә шунда хатынга: – Сине ышануың коткарды, имин йөр, – диде.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24