bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 9
Luke 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 10 →
1
Гайсә Үзенең унике шәкертен чакырып алды да, аларга һәр төр җеннәрне куып чыгарырга, чир-сырхаулардан дәваларга көч һәм хакимлек биреп,
2
Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен юлга озатты. – Үзегез белән бернәрсә дә – юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. –
4
Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз.
5
Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр.
6
Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
7
Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр «үледән терелгән Яхъя бу» дип сөйләсә,
8
башкалар «Ильяс килгән» диде, бүтәннәр исә «үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе» дип әйтте.
9
Ә Һируд: – Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде. Һирудның бик тә Гайсәне күрәсе килде.
10
Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте.
11
Ләкин Гайсәнең кая юнәлгәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә кешеләрне теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте.
12
Көн кичкә авышканда, унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Халыкны кайтарып җибәр, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә кунар урын тапсыннар һәм ашау ягын кайгыртсыннар. Бик аулак урын бу, – диде. Әмма Гайсә:
13
– Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде алар.
14
Ә анда биш меңләп ир кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә: – Аларны иллешәр-иллешәр итеп төркемнәргә бүлеп утыртыгыз, – диде.
15
Тегеләр шулай эшләделәр – барысын да утырттылар.
16
Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде.
17
Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды.
18
Бервакыт Гайсә аулак урында дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
19
– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
20
– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде Петер.
21
Гайсә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез дип, аларны кисәтеп куйды.
22
Аннары Ул: – Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер. Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – диде.
23
Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, һәркөн Миңа ияреп йөрсен.
24
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын биргән кеше аны саклап калыр.
25
Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма үзен харап итә яки үзенә зыян китерә икән, аңа моннан ни файда?
26
Кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Үзенең, Атаның һәм фәрештәләрнең балкышында килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер.
27
Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас.
28
Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Үзе белән Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны ияртеп, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде.
29
Дога кылган чакта Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде.
30
Менә күк балкышында ике кеше – Муса һәм Ильяс күренде дә Аның белән сөйләшә башлады. Алар Гайсәнең Иерусалимгә баруы, бу дөньядан китәчәге турында сөйләштеләр.
32
Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр.
33
Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер, нәрсә әйтергә белмәгәннән, Гайсәгә: – Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
34
Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды. Болыт эчендә калгач шәкертләр бик курыктылар.
35
Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углымдыр, Аны Мин сайладым; Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
36
Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.
37
Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады.
38
Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм, зинһар, углымны килеп кара. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. –
39
Явыз рух аңа һөҗүм итә дә, бала кинәт кычкыра башлый, аның бөтен тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми!
40
Шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
41
– Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил!
42
Малай Гайсәгә таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм баланы, савыктырып, атасы кулына тапшырды.
43
Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул:
44
– Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, – диде.
45
Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга батырчылык итмәделәр.
46
Шәкертләр, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар.
47
Аларның уйларын белеп Гайсә бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм әйтте:
48
– Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше.
49
Шунда Яхъя: – Остаз! Без бер кешенең, Синең исемне телгә алып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык, – диде.
50
Гайсә аңа: – Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – дип җавап кайтарды.
51
Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга хәл кылды.
52
Үзеннән алда Ул хәбәрчеләрен җибәрде. Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп куяр өчен алар Самарея җирендәге бер авылга керделәр.
53
Әмма Гайсәне анда кабул итмәделәр, чөнки Аның Иерусалимгә сәфәр кылучы икәнлеге күренеп тора иде.
54
Гайсә шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боерыйкмы? – диделәр.
55
Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды.
56
Шуннан алар икенче авылга киттеләр.
57
Юлда барганда кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
58
Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
59
Икенче берәүгә Гайсә: – Миңа ияр! – диде. Теге кеше исә: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны җирләп килергә рөхсәт ит, – диде.
60
Ләкин Гайсә аңа: – Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде. – Ә син бар, Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
61
Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
62
Гайсә аңа: – Җир сөрергә дип сукага тотынгач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24