bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 15
Luke 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 16 →
1
Салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр, Гайсәне тыңлар өчен, Аның янына җыелдылар.
2
Фарисейлар һәм Канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
3
Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
4
– Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтса, туксан тугызын кырда калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?
5
Ә инде аны тапкач, шатланып, җилкәсенә салып алып кайтыр.
6
Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр.
7
Хак сүз әйтәм сезгә: тәүбәне кирәксенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә дә күбрәк шатланырлар.
8
Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Ун көмеш тәңкәнең берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы эзләмәсме әллә?
9
Ә тапкач, дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр.
10
Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланырлар.
11
Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган ди.
12
Шуларның кечерәге атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән.
13
Берничә көн үткәч, кече углы үз өлешен саткан да, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән.
14
Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган.
15
Шуннан ул җирле бер кешегә эшкә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән.
16
Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән.
17
Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның күпме ялчысы туйганчы ризык ашый, ә мин монда ачка тилмерәм!
18
Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,
19
инде синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә
20
атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән.
21
Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән.
22
Әмма атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Тиз генә аңа затлы киемнәр алып килегез, бармагына – йөзек, аягына сандал бирегез.
23
Аннары симертелгән берәр бозауны чалыгыз. Сыйланыйк, күңел ачыйк!
24
Минем бу углым үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.
25
Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк ул, җыр-бию тавышлары ишетеп,
26
хезмәтчеләрнең берсен чакырган да: «Бу ни хәл?» – дип сораган.
27
Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән.
28
Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы, чыгып, аның өйгә керүен үтенгән.
29
Әмма атасына җавап итеп ул: «Менә, мин сиңа күпме еллар кол сыман хезмәт итәм, кушканыңны һич үтәми калганым юк, алай да дусларым белән күңел ачарга синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады.
30
Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән.
31
Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем янда, минем бөтен нәрсәм – синеке.
32
Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки энең үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дип әйткән.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
Recommended Reading
Commentary
Luke Commentaries
→
Devotional
Luke Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→