bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 21
Luke 21
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 22 →
1
Сәдака сандыгына байларның акча салуын күзәтеп торганда Гайсә,
2
бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күреп, шәкертләренә:
3
– Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны һәммәсенә караганда күбрәк салды, – диде. –
4
Чөнки тегеләр барысы да үзеннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде.
5
Берәүләр Аллаһы йортының затлы ташлар, Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе турында сөйләшеп торганда, Гайсә:
6
– Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде.
7
Шунда Аңардан: – Остаз! Ул хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер икән? – дип сорадылар.
8
– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм «Мин – Мәсих!», «Вакыты җитте!» диярләр. Андыйларга иярмәгез!
9
Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркып калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, әмма моның белән генә бетмәс әле.
10
Халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. –
11
Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр булыр.
12
Әмма шушы хәлләргә кадәр сезне эзәрлекләрләр, кулга алырлар, хөкем итү өчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга ташларлар. Минем исем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр каршына алып барырлар.
13
Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз.
14
Үзебезне ничек якларбыз, дип алдан борчылып тормагыз,
15
чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы сүз әйтә алмас һәм каршы да тора алмас.
16
Сезгә хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз хыянәт итәр, кайберләрегезне үтерерләр дә.
17
Минем аркада бөтенесе сезгә нәфрәт белән карар.
18
Тик шулай да башыгыздан чәч бөртеге дә төшмәс.
19
Түзем булсагыз, җаныгызны саклап калырсыз.
20
Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның җимерелер вакыты бик якын.
21
Яһүдиядә яшәүчеләр шулвакыт тауларга качсын, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кире кайтмасын.
22
Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул чакта Язмада әйтелгәннәрнең барысы да тормышка ашыр.
23
Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, бу халыкны Аллаһының ачуы көтә:
24
берәүләр кылычтан узар, икенчеләр, әсир ителеп, төрле халыклар арасына сибелер; заманнары тәмамланганчы, Иерусалимне мәҗүсиләр таптап йөрер.
25
Кояш, ай һәм йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан аларның коты очар.
26
Җир йөзенә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан хушларын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр.
27
Шул чагында кешеләр болыт өстендә бөек кодрәт һәм дан белән килүче Адәм Углын күрерләр.
28
Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча сыныгызны турайтып басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын.
29
Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде: – Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз:
30
аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
31
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!
32
Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр.
33
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
34
Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек һәм тормыш мәшәкатьләре сезне басып китмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә ябырылачак.
36
Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казаларга түзәргә көч табар һәм Адәм Углы каршында торырга лаек булыр өчен дога кылыгыз.
37
Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкны өйрәтте, ә кич җитүгә Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде.
38
Таң атуга бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килә торган булды.
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 22 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24