bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 17
Luke 17
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 18 →
1
Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы!
2
Шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
3
Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер;
4
сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
5
Хаким Гайсәгә рәсүлләр: – Иманыбызны ныгытсаң иде, – диделәр.
6
Аларга җавап итеп Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып чык та диңгезгә күчеп тамыр җибәр!» – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
7
Әйтик, сезнең хезмәтчегез җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайтты ди. Сезнең кайсыгыз аңа: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән?
8
Киресенчә: «Кичке ашны әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән?
9
Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит.
10
Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен үтәгәннән соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез.
11
Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя арасындагы чик буйлап үтте.
12
Бер авылга кергәндә, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар еракта ук туктап калып:
13
– Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар.
14
Аларны күрүгә Ул: – Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде. Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук чирләреннән арындылар.
15
Аларның берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә кычкырып-кычкырып Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды;
16
аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәтләрен укыды. Әлеге кеше самареяле иде.
17
Гайсә аңардан: – Уныгыз да савыкмадымыни? – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң?
18
Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп килмәдемени?
19
Шуннан Гайсә аңа: – Тор һәм юлыңда бул. Сине ышануың савыктырды, – диде.
20
Фарисейлар Гайсәдән: – Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады. Ул аларга: – Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс.
21
Беркем дә: «Менә ул монда» яки «әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада, – дип җавап кайтарды.
22
Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп Гайсә: – Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. –
23
Сезгә «кара, Ул анда» яки «кара, Ул монда» дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип беркая да торып чапмагыз.
24
Адәм Углының кайтуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтырап киткән яшен яктысы кебек булыр.
25
Әмма башта Аңа күп газаплар кичерергә һәм бүгенге буын кешеләре тарафыннан кире кагылырга туры килер.
26
Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кабат килгәндә дә шулай булыр.
27
Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр дә кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Шуннан туфан сулары калкып һәммәсен һәлак иткән.
28
Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр.
29
Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып аларның барысын һәлак иткән.
30
Адәм Углы кайткан көнне дә шулай булыр.
31
Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, әйберләрем калган дип, өйгә кереп тормасын; кырдагы кеше дә өенә кайтмасын.
32
Лут хатыны белән нәрсә булганны исегездән чыгармагыз!
33
Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
34
Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр.
35
Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. [
36
]
37
Аның бу сүзләреннән соң шәкертләре: – Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр. Ул аларга: – Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр, – дип җавап бирде.
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 18 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24