bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 23
Luke 23
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 24 →
1
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр.
2
– Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар.
3
Пилат Гайсәдән: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады. – Бу – синең сүзләрең, – диде аңа Гайсә.
4
Шунда Пилат баш руханиларга һәм халык төркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
5
Әмма алар: – Үзенең тәгълиматы белән Ул бөтен Яһүдия җирендәге халыкны котырта; бу гамәлен Гәлиләядә башлаган иде, инде хәзер монда килеп җитте, – дип тәкрарлый бирде.
6
Гәлиләя дигәннәрен ишетеп, Пилат: – Ул Гәлиләядәнме? – дип сорады.
7
Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән булуын белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд үзе дә Иерусалимдә иде.
8
Гайсәне күреп, Һируд бик шатланды, чөнки Аның хакында күп ишеткәнгә күрә, күптәннән Аны очратасы килеп йөри иде. Гайсә аның өчен нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнде ул.
9
Һируд Аңа байтак кына сораулар бирде, ләкин Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады.
10
Янәшәдә басып торган баш руханилар һәм Канун белгечләре исә тырышып-тырышып Аны гаепли бирделәр.
11
Һируд һәм аның гаскәриләре, Гайсәдән мыскыллап көлгәннән соң, Аны купшы киемнәргә киендерделәр дә кабат Пилат янына җибәрделәр.
12
Моңа хәтле дошманлашып йөргән Пилат белән Һируд шул көннән дуслашып киттеләр.
13
Баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, Пилат
14
аларга: – Сез миңа бу Кешене, халыкны котырта, дип алып килдегез. Менә мин сезнең алда Аңардан сорау алдым, ләкин бу Кешедә сез әйткән гаепләрнең берсен дә тапмадым, – диде. –
15
Һируд та гаеп тапмыйча Аны кире безгә җибәрде. Димәк ки, үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән Ул.
16
Камчы белән суктырып, мин Аны иреккә чыгарам. [
17
]
18
Әмма шулчак барысы бертавыштан: – Үлем Аңа! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башлады.
19
Әлеге Бараб шәһәрдә чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданда утыра иде.
20
Гайсәне иреккә җибәрмәкче булып, Пилат тагын халыкка мөрәҗәгать итте,
21
әмма халык: – Хачка кадакла Аны, хачка! – дип кычкыра бирде.
22
Пилат өченче мәртәбә: – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? Үлемгә хөкем итәрлек гаебе юк Аның; шулай булгач, мин Аны камчы белән суктырам да иреккә чыгарам, – диде.
23
Ләкин халык, тагын да катырак кычкырып, Аны хачка кадакларга таләп итте һәм ахыр чиктә үз дигәненә иреште.
24
Пилат алар теләгәнчә карар кылды:
25
чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданга ябылган адәмне халык соравы буенча азат итте, ә Гайсәне алар ихтыярына тапшырды.
26
Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене туктатып, гаскәриләр хачны аның җилкәсенә салдылар да Гайсә артыннан алып барырга куштылар (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде).
27
Аларга бик күп халык иярде, араларында Гайсәне җәлләп үкереп елаган хатын-кызлар да байтак иде.
28
Гайсә, аларга таба борылып: – Әй Иерусалим хатын-кызлары! Минем өчен күз яшьләре түкмәгез, бәлки үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, – диде. –
29
Чөнки «бала таба алмаган һәм бала тудырмаган, күкрәк сөте имезмәгән хатыннар бәхетле» дип әйтер көннәр җитә.
30
Шул көннәрдә кешеләр тауларга «безнең өскә авыгыз!» дип, ә калкулыкларга «безне күмеп китегез!» дип әйтерләр.
31
Әгәр яшелләнеп үсеп утырган агач белән шулай эшлиләр икән, корыганына ни булыр?
32
Җәза урынына Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә алып бардылар.
33
«Баш сөяге» дип аталган җиргә килеп җиткәч, Аны да, теге җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [
34
Гайсә шунда: – И Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.] Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
35
Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап: – Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! – дип көлделәр.
36
Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп:
37
– Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! – дип мыскылладылар.
38
Гайсәнең баш очына «Бу – яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде.
39
Хачка кадакланган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелмени? Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде.
40
Икенчесе исә, тегене тыеп: – Аллаһыдан курык! Син үзең дә, Аның кебек үк, хөкемгә дучар ителгән кеше бит.
41
Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, – диде,
42
аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, – Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, – дип өстәде.
43
Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә оҗмахта булырсың, – дип җавап кайтарды.
44
Көн үзәге җиткән иде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште.
46
Гайсә шунда каты итеп: – Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды да җан бирде.
47
Бу хәлләрне күреп торган йөзбашы, Аллаһыны данлап: – Бу Кеше чынлап та гаепсез булган икән, – диде.
48
Җәзаны карарга җыелган халык, шушы вакыйганы күргәннән соң, кайгыдан күкрәген төя-төя өенә таралды.
49
Гайсәнең таныш-белешләре, шулай ук Гәлиләядән Аңа ияреп килгән хатыннар да бу хәлне читтән күзәтеп тордылар.
50
Югары киңәшмә әгъзалары арасында Яһүдиядәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле кеше бар иде. Аллаһы Патшалыгының килүен көтеп яшәгән игелекле һәм тәкъва бу адәм Киңәшмәдә кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылган карарны хупламаган иде.
52
Шул Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады;
53
аннары, Гайсәне хачтан төшереп, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды.
54
Бу – бәйрәмгә әзерлек киче, шимбәгә каршы көн иде.
55
Гәлиләядән Гайсәгә ияреп килгән хатыннар да Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең җәсәден ничек итеп кабергә куюларын карап тордылар;
56
шуннан соң, өйләренә кайтып, Гайсәнең җәсәденә сөртү өчен бәлзәмнәр һәм хуш исле майлар әзерләделәр дә, Муса кануны кушканча, шимбә көнне ял иттеләр.
← Chapter 22
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 24 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24