bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 3
Luke 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 4 →
1
Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә – римлы Понти Пилат, Гәлиләядә – Һируд, ә Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – Һирудның бертуган кардәше Филип, Абилинидә исә Лусани идарә иткәндә,
2
Баш рухани вазифасын Һаннас белән Кәяфәс башкарган чорда, чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп ирешкәннән соң,
3
Яхъя, Үрдүн елгасы буендагы барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
4
Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!
5
Уйсу җирләр тигезләнсен, таулар һәм калкулыклар түбәнәйсен, бормалы юллар турайсын, сикәлтәләр тигезләнсен –
6
шул чагында барча кешеләр Аллаһыдан килгән коткаруны күрерләр“».
7
Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп килгән халыкка Яхъя: – И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – дип әйтә иде. –
8
Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала.
9
Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
10
– Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораучыларга Яхъя:
11
– Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәге булмаган кешегә бирсен. Ризыгы булганнар да башкалар белән бүлешсен, – дип җавап кайтарды.
12
Суга чуму йоласын үтәр өчен салым җыючылар да килеп Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде.
13
Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирә иде.
14
Гаскәриләр дә: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде. – Ирексезләп, янап беркемнән әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – дип әйтә иде Яхъя.
15
Халык Мәсихнең килүен көтеп яшәде, шуңа күрә Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгелме икән?» – дип уйлады.
16
Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.
17
Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен аерып келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
18
Яхъя шулай халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде.
19
Әмма өлкә идарәчесе Һируд, кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп,
20
кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты.
21
Бар халык суга чуму йоласын үтәгәндә, Гайсә дә аны үтәде. Йоланы үтәгәннән соң дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да
22
Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште.
23
Хезмәтен башлаган вакытта Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф углы буларак белде. Йосыф – Элинең,
24
Эли – Маттатның, Маттат – Левинең, Леви – Мәлкинең, Мәлки – Яннайның, Яннай – Йосыфның,
25
Йосыф – Мәттитиянең, Мәттития – Амотсның, Амотс – Нахумның, Нахум – Һеслинең, Һесли – Нәггәйнең,
26
Нәггәй – Махатның, Махат – Мәттитиянең, Мәттития – Шымгыйның, Шымгый – Йосыхның, Йосых – Йоданың,
27
Йода – Йохананның, Йоханан – Рисаның, Риса – Зеруббабелның, Зеруббабел – Шеһалтиелның, Шеһалтиел – Нернең,
28
Нер – Мәлкинең, Мәлки – Аддиның, Адди – Көсамның, Көсам – Элмадамның, Элмадам – Эрның,
29
Эр – Ешуаның, Ешуа – Элигызырның, Элигызыр – Йоримнең, Йорим – Маттатның, Маттат – Левинең,
30
Леви – Шимунның, Шимун – Яһүдәнең, Яһүдә – Йосыфның, Йосыф – Йонамның, Йонам – Эльякыймның,
31
Эльякыйм – Мелеаның, Мелеа – Меннаның, Менна – Маттатаның, Маттата – Натанның, Натан – Давытның,
32
Давыт – Ишайның, Ишай – Обидның, Обид – Богазның, Богаз – Салмонның, Салмон – Нахшонның,
33
Нахшон – Амминадабның, Амминадаб – Админның, Админ – Арниның, Арни – Хесронның, Хесрон – Пересның, Перес – Яһүдәнең,
34
Яһүдә – Ягъкубның, Ягъкуб – Исхакның, Исхак – Ибраһимның, Ибраһим – Терахның, Терах – Нахорның,
35
Нахор – Серугның, Серуг – Регуның, Регу – Пелегның, Пелег – Гыйберның, Гыйбер – Шелахның,
36
Шелах – Кынанның, Кынан – Әрпәхшәднең, Әрпәхшәд – Шемнең, Шем – Нухның, Нух – Ләмехнең,
37
Ләмех – Мәтушелахның, Мәтушелах – Ханохның, Ханох – Ередның, Еред – Маһалалелның, Маһалалел – Кынанның,
38
Кынан – Эношның, Энош – Шетның, Шет – Адәмнең, Адәм исә Аллаһының углы иде.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24