bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 16
Luke 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 17 →
1
Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга, милкеңне туздырып бетерә, дип килеп әйткәннәр.
2
Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары хуҗалыгым белән идарә итә алмассың», – дигән.
3
Шуннан идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, теләнеп йөрергә оялам.
4
Хәер, хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге мәгълүм миңа», – дип уйлаган да,
5
хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган.
6
Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән.
7
Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән.
8
Хуҗа кеше исә намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак.
9
Сезгә әйтәм: шушы гаделсез дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
10
Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз.
11
Шул рәвешле, әгәр сез бу дөньяның байлыгы белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр?
12
Әгәр башкаларның милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?
13
Бер генә кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
14
Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә.
15
Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәяләгән нәрсә – Аллаһы өчен җирәнгеч.
16
Чумдыручы Яхъя килгәнче, Муса кануны һәм пәйгамбәрләрнең язмалары гамәлдә иде. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм барысы да шул Патшалыкка керергә тырыша.
17
Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
18
Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
19
Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитеннән һәм куе кызыл төстәге тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кия, һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган.
20
Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән.
22
Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, аны да җирләгәннәр.
23
Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган да еракта Ибраһимны һәм аның янында Элгазарны күргән.
24
Шунда ул: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп минем янга Элгазарны җибәрче, бармак очын суга чылатып телемне суытсын иде, чөнки ялкын эчендә бик нык газап чигәм!» – дип кычкырган.
25
Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч тапты, ә син газап чигәсең.
26
Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка биредән беркем чыга алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас», – дип җавап кайтарган.
27
Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны әткәм йортына җибәр:
28
анда минем биш ир туганым бар; Элгазар барып кисәтсен – алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән.
29
Ибраһим аңа: «Аларда Муса һәм башка пәйгамбәрләрнең язмалары бар, шуларга колак салсыннар», – дип җавап биргән.
30
Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән.
31
Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 17 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24