bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Luke 22
Luke 22
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 23 →
1
Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде.
2
Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәдән котылу җаен эзли, әмма халыктан курка иделәр.
3
Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде,
4
һәм ул, баш руханилар һәм Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште.
5
Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча вәгъдә иттеләр.
6
Яһүдә бу тәкъдим белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.
7
Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көн җиткәч,
8
Петер белән Яхъяга йомыш йөкләп, Гайсә: – Барыгыз, безгә бәйрәм табыны әзерләгез, – диде.
9
– Кайда әзерләргә кушасың? – дип сорады алар.
10
– Шәһәргә аяк басуга, сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз, – дип җавап бирде Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп,
11
йорт хуҗасына болай дип әйтегез: «Остазыбыз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый».
12
Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
13
Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
14
Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын яныннан урын алды.
15
– Газапларга дучар ителгәнче шушы Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга бик тә теләгән идем! – диде аларга Гайсә. –
16
Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде Котылу бәйрәме ашын ашамаячакмын.
17
Гайсә касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып: – Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. –
18
Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
19
Аннары Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап: – Бу – сезнең хакка бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде.
20
Аштан соң Гайсә янә касәне алып: – Менә бу касә – сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган Яңа Килешү, – диде. –
21
Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдә.
22
Хәер, Адәм Углының киләчәге алдан билгеләнгән, ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы!
23
Шәкертләре, безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән дип, бер-берсеннән сораша башлады.
24
Шуннан алар, арабызда кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар.
25
Гайсә исә аларга болай диде: – Патшалар үз халкы өстеннән хакимлек итә, һәм аларны «игелек кылучы» дип атыйлар.
26
Ләкин сездә алай булмасын: бөек дип саналганы – кече, башлык исә хезмәтче кебек булсын.
27
Чөнки кем олырак: өстәл янында утырган кешеме, әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек!
28
Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз.
29
Шул сәбәпле, Атам Миңа патшалык итү хокукын тапшырган кебек, Мин дә сезгә шул хокукны тапшырам.
30
Сез Минем Патшалыгымдагы табыннан ашарсыз, эчәрсез һәм тәхетләрдә утырып Исраилнең унике ыругы белән идарә итәрсез.
31
Гайсә шунда Петергә: – Шимун, Шимун! Менә, шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. –
32
Әмма иманнан язмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; кабат Миңа әйләнеп кайткач, син имандашларыңны ныгыт.
33
– Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды Аңа Петер.
34
Әмма Гайсә аңа: – Сиңа әйтәм, Петер: бүген әтәч кычкырганчы, Минем белән таныш булуыңнан син өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде,
35
аннары шәкертләреннән, – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, алмаш аяк-киемсез юлга озаткан чакта сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмадык, – дип җавап бирде тегеләр.
36
– Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын.
37
Сезгә әйтәм: Язмада Минем хакта «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дип әйтелгән сүзләр гамәлгә ашырга тиеш. Минем хакта язылганнар тиздән үтәләчәк.
38
– Хакимебез! – диде шәкертләре. – Менә безнең ике кылычыбыз бар. – Җитәр, бу турыда сүзне туктатыйк! – диде Гайсә аларга.
39
Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде.
40
Барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз, – диде.
41
Үзе алардан таш атардай ераклыкка китте дә тезләнеп дога кылырга тотынды:
42
– И Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [
43
Шулвакыт Гайсә янына күктән бер фәрештә иңеп Аңа ныклык бирде.
44
Күңеле газапланганга, Гайсә аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]
45
Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде.
46
– Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз.
47
Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде.
48
Гайсә исә аңа: – Яһүдә! Син шулай, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде.
49
Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа: – Хакимебез! Бәлки, безгә кылычларны чыгарыргадыр? – диде.
50
Шуннан аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.
51
– Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды.
52
Ә Аны кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм халык өлкәннәренә Гайсә: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. –
53
Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез, ә хәзер – сезнең заман, караңгылык чоры!
54
Шуннан алар сак астында Гайсәне олуг рухани өенә алып килделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде.
55
Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды.
56
Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да: – Менә бу да Аның белән иде, – диде.
57
Әмма Петер: – Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип Гайсәдән ваз кичте.
58
Бераздан аны икенче берәү күреп: – Син дә аларның берсе, – диде. Ләкин Петер аңа да: – Юк, дус кеше! – дип җавап кайтарды.
59
Берәр сәгатьтән тагын кайсыдыр катгый итеп: – Дөрестән дә, бу адәм Аның белән иде, ул да Гәлиләя кешесе, – диде.
60
Әмма Петер: – Синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм, – дип инкяр итте. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды.
61
Хаким Гайсә шунда Петергә борылып карады; һәм Петер Аның «бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшерде һәм,
62
урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде.
63
Сакчылар Гайсәне мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар;
64
Аның күзләрен каплап: – Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: кем сукты Сиңа? – дип сорадылар һәм
65
моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр.
66
Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып,
67
Аңардан: – Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар. – Әйтсәм – ышанмассыз,
68
сорау бирсәм – җавап кайтармассыз.
69
Әмма шушы мәлдән башлап Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде Ул аларга.
70
Шулчак бөтенесе бертавыштан: – Димәк, Син Аллаһы Углы буласыңмыни? – дип сорадылар. – Сез үзегез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул.
71
– Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз теле белән әйткәнне ишетеп тордык бит!
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 23 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24