bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 1
Acts 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 2 →
1
Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган көненнән алып күккә ашканчы кылган барлык гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алыныр алдыннан Ул Үзе сайлаган рәсүлләргә Изге Рух ярдәмендә әмерләрен биреп калдырды.
3
Хачта кичергән үлем газапларыннан соң Гайсә, күп санлы хак дәлилләр китереп, рәсүлләргә Үзенең тере икәнлеген исбат итте, кырык көн дәвамында аларга күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.
4
Шулай бервакыт алар белән ашап утырганда, Гайсә мондый боерык бирде: – Иерусалимнән китмәгез, Атам вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде.
5
Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән Изге Рухка чумдырылырсыз.
6
Бергә җыелгач, алар Гайсәдән: – Хакимебез! Исраил патшалыгын Син шушы арада тергезәчәксеңме? – дип сорадылар.
7
Ул исә: – Атам Үз хакимлеге белән билгеләгән вакытны яки заманнарны белү сезгә кирәк түгел, – диде. –
8
Әмма сезгә Изге Рух иңгәннән соң, кодрәткә ия булырсыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә, хәтта дөньяның читендә дә Минем хакта шаһитлык кылырсыз.
9
Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәрелә башлады һәм болыт эчендә юкка чыкты.
10
Алар шулай Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп күккә текәлеп торганда, кинәт яннарында актан киенгән ике ир заты пәйда булып:
11
– Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп торасыз? Яныгыздан күккә ашкан Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, шул рәвешчә яңадан киләчәк, – диде.
12
Шуннан соң шәкертләр, Зәйтүн тавыннан төшеп, Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән якынча бер чакрымда иде.
13
Кайтып җиткәч, үзләре тукталган йортның өске катына менделәр. Болар – Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун һәм Ягъкуб углы Яһүдә иде.
14
Алар һәрвакыт барысы бергә дога кылалар иде. Анда берничә хатын-кыз, Гайсәнең анасы Мәрьям белән энеләре дә бар иде.
15
Көннәрнең берсендә шулай бергә җыелгач, Петер имандашлары алдында (анда якынча йөз егермеләп кеше бар иде) торып басты да болай диде:
16
– Имандашларым, Гайсәне кулга аласы кешеләрне ияртеп килгән Яһүдә хакындагы сүзләрне Изге Рух безгә ерак бабабыз Давыт патша аша алдан әйткән. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде.
17
Яһүдә, безнең арабызда саналып, безнең кебек үк хезмәт итәр өчен сайланган иде.
18
(Яһүдә хәрәм акчага җир сатып ала, әмма шул җирдә егылып, аның эче ярыла, һәм бөтен эчке әгъзалары агып чыга.
19
Бу хәл Иерусалимнең бар халкына билгеле була, шуңа күрә ул җир алар телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлый.)
20
Бу хакта «Зәбур» китабында: «Аның йорты буш торсын – моннан ары анда беркем яшәмәсен», һәм: «Аның урынына башка берәү килсен», – дип язылган.
21
Шулай булгач, Хакимебез Гайсә арабызда чакта – Яхъя Аны суга чумдырган көннән алып яныбыздан күккә ашканчы – Гайсәнең үледән терелүенә безнең кебек үк шаһит булган, һәрвакыт безнең белән йөргән кеше кушылырга тиеш безгә, – диде Петер.
23
Ике кешене – Барсаб дип аталган Йосыфны (аны Юсты дип тә йөртәләр иде) һәм Маттиасны тәкъдим иттеләр. Аннары дога кылып:
24
– Хакимебез! Син һәрберебезнең йөрәгендә ни ятканын беләсең. Яһүдә үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган хезмәтне – рәсүллекне – шушы икәүнең кайсы кабул итәргә тиеш, шуны күрсәт, – диделәр.
26
Шуннан соң жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул унбер рәсүлгә кушылды.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28