bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 27
Acts 27
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 26
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 28 →
1
Безне Италиягә озатырга карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны кайсар полкының Юли исемле йөзбашына тапшырдылар.
2
Без Асия өлкәсенең ярлары буйлап бара торган, Адрамут шәһәреннән килгән корабка утырып киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх та бар иде.
3
Икенче көнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Паулга илтифат күрсәтеп, Юли аңа дуслары янына барырга һәм аларның ярдәменнән файдаланырга рөхсәт итте.
4
Сидуннан без тагын диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, Кипр утравының җилдән ышык ягыннан уздык.
5
Киликия һәм Памфулия өлкәләренә караган ярлар буйлап диңгезне кичкәннән соң, Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек.
6
Мурада йөзбашы, Италиягә китәчәк Искәндәрия корабын табып, безне шуңа утыртты.
7
Байтак көннәр дәвамында акрын гына алга бардык һәм зур авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Көчле җил комачаулаганга, кирәкле юнәлештә барып булмады, һәм без, Салмуни борынын узып, Крит утравының җилдән ышык ягына чыктык.
8
Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Аннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде.
9
Байтак вакыт узды, Ураза көне дә үтеп китте. Диңгез буйлап юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул шундый киңәш бирде:
10
– Җәмәгать! Сәфәрне дәвам итү йөк һәм кораб өчен генә түгел, үзебез өчен дә авыр буласын һәм зур зыян китерәсен күрәм.
11
Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләреннән бигрәк, койрык тотучының һәм кораб хуҗасының сүзләренә колак салды.
12
Гавань кышны уздырырга җайланмаган булганга, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Фойникес гаванена барып кышларга хәл кылды. Крит утравындагы Фойникес гаване көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш тарафыннан искән җилләргә ачык иде.
13
Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек дип уйлап, якорьны күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек.
14
Әмма күп тә үтмәде, төньяк-көнчыгыштан бик көчле җил исә башлады да
15
безнең корабны эләктереп үз уңаена агызып алып китте – кораб җилгә каршы тора алмады.
16
Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауның җилдән ышык ягына чыгып, авырлык белән генә коткару көймәсен урнаштырып куя алдык.
17
Көймәне палубага күтәргәннән соң, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны урап бәйләдек. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, диңгезчеләр җилкәнне төшерделәр, һәм кораб җил куган якка йөзүен дәвам итте;
18
давыл һаман котырынганга, икенче көнне диңгезгә йөкләрне ташлый башладылар,
19
ә өченче көнне алар диңгезгә үз куллары белән кораб җиһазларын ыргыттылар.
20
Берничә көн дәвамында кояш та, йолдызлар да күренмәгәч һәм көчле давыл һаман тынмагач, котылуга булган соңгы өметебез юкка чыкты.
21
Корабтагы кешеләр байтактан бирле берни ашамаган иде. Шуннан Паул алар арасына чыгып басты да: – Җәмәгать! Сүземне тыңларга – Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыкларга да, югалтуларга да тарымас идек.
22
Ә хәзер сезгә киңәшем шул: күңелегезне төшермәгез, чөнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, кораб кына җимереләчәк, – диде. –
23
Мин – Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән төндә миңа Аллаһы фәрештәсе күренеп
24
болай диде: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең, һәм Аллаһы юлдашларыңның барысына да тормыш бүләк итә».
25
Шулай булгач, җәмәгать, күңелегезне төшермәгез! Мин Аллаһыга инанам – бөтенесе Ул әйткәнчә булыр.
26
Без берәр утрауга килеп чыгарбыз.
27
Әдрән диңгезен гизеп йөргәндә, ундүртенче төннең урталарында, диңгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизеп алдылар һәм,
28
тирәнлекне үлчәп, аның егерме сажин чамасы икәнен белделәр. Арырак киткәч, тагын үлчәделәр – унбиш сажин чамасы булды.
29
Ташлы урынга барып бәрелүдән куркып, корабның койрык ягыннан дүрт якорь төшерделәр һәм тизрәк таң атуын сорап дога кылдылар.
30
Корабтан качарга ниятләгән диңгезчеләр, борын яктан якорь салырга кирәк дигән сылтау белән көймәне суга төшергәч,
31
йөзбашына һәм гаскәриләргә Паул: – Алар корабта калмаса, котыла алмаячаксыз, – диде.
32
Шуннан гаскәриләр көймәне бәйләп куйган арканнарны чабып өзделәр дә, көймә суга килеп төште.
33
Таң атар алдыннан Паул, корабтагыларны ашап алырга кыстап: – Казадан котылу көтеп ундүрт көн инде берни ашамыйсыз.
34
Шунлыктан үтенеп сорыйм: гомерегезне саклап калыр өчен капкалап алыгыз. Берегезнең дә башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, – диде.
35
Шуннан Паул, кулына икмәк алып, Аллаһыга шөкрана кылды да сындырып ашый башлады,
36
һәм барысы да, күңелләре күтәрелеп китеп, ашарга утырды.
37
Корабта без барлыгы ике йөз җитмеш алты җан идек.
38
Ашап туйгач, корабны җиңеләйтү өчен диңгезчеләр бар бодайны диңгезгә ташладылар.
39
Көн тугач, диңгезчеләр каршыларындагы коры җирне танымадылар. Ләкин комлы яры булган бер култыкны күреп алганнан соң, корабны шунда илтеп туктатырга карар кылдылар.
40
Якорьларны чабып өзгәч, корабның койрыгында урнашкан бору ишкәкләрен ычкындырдылар да алгы җилкәнне җил уңаена көйләделәр. Кораб ярга таба юл алды,
41
әмма сай урынга туры килеп, комга утырды. Корабның комга утырган борыны хәрәкәтсез калды, койрыгы исә килеп-килеп бәрелгән дулкыннардан җимерелә башлады.
42
Гаскәриләр, тоткыннар арасыннан берсе дә йөзеп кача алмасын дип, аларны үтерергә ниятләде.
43
Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калырга теләп, аларны туктатты. Башта ул йөзә белгәннәргә суга сикерергә һәм ярга чыгарга боерды,
44
калганнарга исә, котыласыгыз килсә, такталарга яки кораб ватыкларына тотынып йөзегез, диде. Шулай итеп, барысы да исән-имин ярга чыгып җитте.
← Chapter 26
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 28 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28