bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 5
Acts 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 6 →
1
Һанани исемле бер адәм һәм аның хатыны Сапфира бар иде. Шул Һанани милкен сатты да,
2
хатыны белән сөйләшеп, акчаның бер өлешен яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде.
3
Шунда Петер: – Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Сатылган җир акчасының бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухны алдарга уйладыңмы? – диде. –
4
Сатканчы ул милек синеке булды, сатканнан соң да акчасы синең кулда иде. Ни өчен син алдашырга уйладың? Син бит кешеләрне түгел, Аллаһыны ялганладың.
5
Шушы сүзләрне ишетүгә Һанани идәнгә ауды да җан бирде. Бу хәл турында ишеткән кешеләрнең коты очты.
6
Һананиның җәсәден егетләр кәфенгә төрделәр дә алып чыгып күмделәр.
7
Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Булган хәлне ул әле белми иде.
8
Петер аңардан: – Әйт әле миңа, җирегезне фәлән бәягә саттыгызмы? – дип сорады. – Әйе, шул бәягә, – дип җавап бирде хатын.
9
– Ни өчен сез Раббының Рухын сынарга уйладыгыз? – диде аңа Петер. – Әнә, иреңне күмгән кешеләр кереп килә. Алар сине дә алып чыгачак.
10
Хатын шундук аның аягына егылып җан бирде. Егетләр, кереп, хатынның үлгәнлеген күрделәр, аннары, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар.
11
Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды.
12
Рәсүлләр кулы белән халык алдында гаҗәеп күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр, бергәләшеп, Сөләйман әйванында очрашып тордылар.
13
Халык аларны хөрмәт итте, ләкин читтән аларга килеп кушылырга беркем базмады.
14
Шулай да Хаким Гайсәгә иман итүче ир-ат һәм хатын-кызларның саны артканнан-арта барды.
15
Петер урамнан үтеп барганда, «һич булмаса күләгәсе төшсә иде» дигән теләк белән авыруларны ятакларга, җәймәләргә салып чыгарып яткыралар иде.
16
Шулай ук Иерусалим тирәсендәге шәһәрләрдән бихисап күп кеше хасталарны, җен кагылган адәмнәрне алып килә, һәм чирлеләрнең һәммәсе савыга иде.
17
Бервакыт олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукей төркемендәгеләр, көнләшеп,
18
рәсүлләрне кулга алдылар да шәһәр зинданына ябып куйдылар.
19
Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты һәм:
20
– Барыгыз, шушы яңа тормыш турындагы хәбәрне Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип аларны иреккә чыгарды.
21
Рәсүлләр, аның сүзен тыңлап, иртә таңнан Аллаһы йортына килделәр һәм халыкка вәгазь сөйли башладылар. Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар да рәсүлләрне алып килер өчен хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр,
22
әмма тегеләр, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар һәм:
23
– Без килгәндә зиндан ишекләре бикле, ишек төбендә сакчылар да басып тора, әмма зинданда беркем юк иде, – диделәр.
24
Олуг рухани, сакчылар башлыгы һәм баш руханилар моны ишетеп, монысы тагын нәрсә инде, дип аптырашта калдылар.
25
Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга япкан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип хәбәр итте.
26
Сакчылар башлыгы үзенең хезмәткәрләре белән шунда китте, әмма халыкның үзләренә таш ата башлавыннан куркып, рәсүлләрне алып килгәндә көч кулланмады.
27
Аларны Югары киңәшмә каршына китереп бастырдылар, һәм олуг рухани:
28
– Без сезгә, шул Кеше исеменнән өйрәтмәгез, дип катгый рәвештә боерган идек түгелме? – диде. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә таратасыз һәм ул Кешенең үлемендә безне гаепләмәкче буласыз.
29
Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Кешеләрдән элек без Аллаһыга буйсынырга тиешбез.
30
Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте.
31
Исраил халкы гөнаһларыннан тәүбә итеп кичерү алсын өчен, Аллаһы Аны, Юлбашчы һәм Коткаручы итеп, уң ягына утыртты.
32
Без – бу хәлләрнең шаһиты. Аллаһының сүзен тоткан кешеләргә бирелгән Изге Рух та бу эшләргә шаһит, – дип җавап бирделәр.
33
Моны ишеткәч, Югары киңәшмә әгъзалары ярсып китеп рәсүлләрне үтермәкче булдылар.
34
Халык хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гамәлиил исемле бер фарисей шулчак торып басты да рәсүлләрне күпмедер вакытка бүлмәдән чыгарып торырга боерды.
35
Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гамәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында яхшылабрак уйлагыз.
36
Күптән түгел генә үзен бөек бер кеше итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс исемле кеше пәйда булып, аңа дүрт йөзгә якын кеше ияргән иде. Әмма аны үтерүгә, аңа ияргән төркем дә юкка чыкты.
37
Шуннан соң, халык санын исәпкә алган көннәрдә, гәлиләяле Яһүдә пәйда булып байтак халыкны үз артыннан ияртте. Әмма ул да һәлак булды, һәм аңа ияргән халык таралды.
38
Шуңа күрә миннән сезгә киңәш шул: тимәгез бу кешеләргә, җибәрегез аларны. Әгәр аларның ният-гамәлләре бәндәләрдән булса, үзеннән-үзе таркалыр.
39
Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр булып куймагыз, – диде ул. Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар.
40
Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм, кыйнап, Гайсә исеменнән сөйләмәскә боерып иреккә җибәрделәр.
41
Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булуларына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.
42
Алар, һәр көнне Аллаһы йортында һәм өйләрдә кешеләрне өйрәтеп, Гайсә Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28