bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 12
Acts 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 13 →
1
Шул вакытларда Һируд патша иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады;
2
Яхъяның бертуган кардәше Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте;
3
бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды. Бу хәл Төче күмәч бәйрәме көннәрендә булды.
4
Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдында хөкем итәргә уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде.
5
Петер зинданда сак астында ятканда, иман итүчеләр бердәмлеге аның өчен бик тырышып Аллаһыга дога кылды.
6
Һируд патша Петерне халык каршына чыгарыр алдыннан, ике богау белән богауланган Петер төнлә ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында сакта каравылчылар тора иде.
7
Шулчак Раббы фәрештәсе пәйда булып, бүлмә эче нурга тулды. Фәрештә Петерне төртеп уятты да: – Тор тизрәк! – диде. Шулчак Петернең кулыннан богаулар шуып төште.
8
– Билеңне бу да аягыңа ки, – диде аңа фәрештә. Ул шулай эшләде. – Өс киемеңне ки һәм минем арттан бар, – диде аннары фәрештә.
9
Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңышмыйча, аның артыннан китте. Илаһи күренештер бу, дип уйлады ул.
10
Беренче һәм икенче каравылчыны үтеп, алар шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылып китеп, алар урамга чыктылар; бер урам узуга, фәрештә кинәт юк булды.
11
Шунда Петер, исенә килеп: – Хәзер мин төгәл беләм: Раббы, Үзенең фәрештәсен җибәреп, мине Һируд кулыннан һәм яһүдиләр күрергә теләгән җәзадан коткарды, – диде.
12
Петер, үзе белән ни-нәрсә булганын аңлаганнан соң, Мәрьям яшәгән йорт янына килде. (Әлеге Мәрьям Марк исемен йөрткән Яхъяның әнисе иде.) Дога кылырга дип анда байтак халык җыелган иде.
13
Петернең капка шакуына Роди исемле хезмәтче кыз чыкты да,
14
Петернең тавышын таныгач, шатлыгыннан капканы ачарга онытып, йөгереп кире керде һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте.
15
– Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа. Әмма кыз үз сүзендә нык торды. Ә тегеләр: – Аның фәрештәседер ул, – диеште.
16
Петер исә капка шакуын дәвам итте; капканы ачкач, өйдәгеләр аны күреп хәйран калдылар.
17
Ул тавышланмаска кушып кулы белән ишарә ясады һәм Раббының ничек итеп аны зинданнан чыгаруын сөйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте.
18
Көн тууга, Петер белән ни-нәрсә булуын белмәгән гаскәриләр арасында ыгы-зыгы купты.
19
Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, каравылчылардан сорау алганнан соң, аларны үлем җәзасына хөкем итте. Шуннан соң Һируд, Яһүдиядән Кайсариягә китеп, шунда калды.
20
Һирудның Сур һәм Сидун шәһәрендә яшәүчеләргә бик нык ачуы чыккан иде. Әмма алар, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр дә, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, тынычлык турында килешү төзергә өндәделәр, чөнки аларның өлкәсен азык-төлек белән патша өлкәсе тәэмин итә иде.
21
Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында нотык сөйләде.
22
Халык аның сүзен хуплап: «Бу – кеше тавышы түгел, илаһныкы!» – дип кычкырды.
23
Аллаһыны данламаган өчен Раббының бер фәрештәсе шулчак Һирудка китереп орды, һәм ул, кортларга азык булып, җан бирде.
24
Аллаһы сүзе исә таралганнан-тарала бирде.
25
Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк исемле Яхъяны үзләре белән алып Иерусалимгә кайттылар.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28