bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 19
Acts 19
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 20 →
1
Апуллус Көринт шәһәрендә чакта, Паул, илнең таулы өлкәләрен кичеп, Эфес шәһәренә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
2
– Иман китергәндә сез Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диде тегеләр.
3
– Сез нинди чуму йоласын үтәдегез соң? – Яхъя кылган чумдыруны, – дип җавап бирде шәкертләр.
4
– Яхъя кылган чумдыру гөнаһлардан тәүбә итү өчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә ышанырга өндәде, – диде аларга Паул.
5
Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме хакына суга чуму йоласын үтәделәр.
6
Паул аларның башына кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде, һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башлады.
7
Анда уникеләп кеше бар иде.
8
Паул өч ай дәвамында гыйбадәтханәгә йөреп тәвәккәллек белән әңгәмәләр корды, ышанычлы дәлилләр китереп Аллаһы патшалыгы турында сөйләде.
9
Әмма кайберәүләр, ышанырга теләмичә, җыелган халык алдында Хуҗа-Хакимнең юлын яманладылар. Шул сәбәпле Паул, шәкертләрне үзе белән алып, тегеләр яныннан китте һәм Туран исемле берәүнең уку йортында көн саен шәкертләргә вәгазь сөйләде.
10
Ул шулай ике ел дәвамында анда хезмәт итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, греклар да – Хуҗа-Хаким турындагы хәбәрне ишетте.
11
Паулның куллары белән Аллаһы искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.
12
Паул орынган кулъяулыкларны, билбауларны авыру адәмнәр өстенә салганда, хасталар чирдән савыга, алардан явыз рухлар чыгып китә иде.
13
Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, кешеләрдән явыз рухларны куып чыгармакчы булып: – Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә исеменнән боерам, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыша иделәр.
14
Яһүдиләрдән булган Эскевә исемле баш руханиның җиде углы да шулай эшләде.
15
Әмма бервакыт явыз рух алардан: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип сорады.
16
Шулчак явыз рух ияләнгән кеше, агай-энеләргә ташланып, аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар.
17
Бу турыда Эфестә яшәүче яһүдиләргә һәм грекларга мәгълүм булгач, бар кеше куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады.
18
Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләде,
19
ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе бар халык алдында үзләренең китапларын җыеп утка салды. Санап карагач, яндырылган китапларның бәясе илле мең көмеш тәңкә булды.
20
Шулай итеп, Раббы сүзенең кодрәте һәм тәэсире һаман арта барды.
21
Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды. – Иерусалимнән соң Римны да барып күрергә тиешмен, – дип, Паул
22
ике ярдәмчесен – Тимутәй белән Эрастыны – Македуниягә җибәрде дә үзе күпмедер вакытка Асия өлкәсендә калды.
23
Шул көннәрдә Хуҗа-Хаким юлындагы кешеләргә каршы зур чуалыш кузгалды.
24
Эфес шәһәрендә Димитер исемле бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемидага багышланган изге йортның кечкенә көмеш өлгеләрен ясый һәм шушы эш белән башка һөнәрчеләргә дә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде.
25
Шул Димитер көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыеп: – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз әлеге кәсепкә бәйләнгән, – диде. –
26
Хәлбуки, күреп-ишетеп торасыз: шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһ түгел дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек байтак кешене инандырып юлдан яздырды инде.
27
Шушы уңайдан кәсебебезгә игътибар кимеп кенә калмас, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер.
28
Әлеге сүзләрне ишетеп, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды, һәм алар: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар.
29
Озакламый бөтен шәһәр хәрәкәткә килде. Паулның юлдашларын – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына юнәлделәр.
30
Паул халык төркеме каршына чыкмакчы иде, ләкин шәкертләр аны тыеп калдылар.
31
Шулай ук Паулның дуслары – Асия өлкәсенең кайбер җирле җитәкчеләре дә, хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.
32
Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, җыелганнарның күбесе ни өчен килгәнен дә белмәде.
33
Яһүдиләр, нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, Искәндәр исемле кешене халык алдына чыгардылар. Ул, халыкка сүз әйтергә теләп, кулы белән ишарә ясады,
34
ләкин аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бертавыштан: – Эфес Артемидасы бөек! – дип кычкыра башлады. Алар шулай ике сәгать дәвамында кычкырып тордылар.
35
Ниһаять, шәһәр идарәчеләренең берсе, халыкны тынычландырып: – Җәмәгать! Эфеснең бөек алиһәсе Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр икәнен кем генә белми! – диде. –
36
Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш.
37
Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган.
38
Димитернең һәм аның янындагы башка һөнәрчеләрнең кемгәдер дәгъвасы булса, моның өчен мәхкәмәләр һәм өлкә җитәкчеләре бар, дәгъваны алар шунда белдерсеннәр.
39
Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны канун рөхсәт иткән халык җыелышында күтәрә аласыз.
40
Бүгенге вакыйга аркасында безне һичбер сәбәпсез фетнә куптаруда гаепләргә мөмкиннәр, ә безнең мондый чуалышны аклардай бернинди дәлилебез юк. Шул сүзләрне әйтеп, җитәкче кеше җыелышны таратты.
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 20 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28