bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Acts 22
Acts 22
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 23 →
1
– Туганнар! Агайлар! Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – диде Паул.
2
Паулның яһүд телендә дәшүен ишеткәч, халык тынып калды.
3
– Мин – яһүди, – диде ул сүзен дәвам итеп. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым һәм монда, Иерусалим шәһәрендә, Гамәлиилнең үзеннән белем алып, ата-бабаларыбыз Канунын җентекләп өйрәндем. Бүген менә шушында җыелган һәрберегез кебек, мин дә Аллаһыга бик нык бирелгән кешемен.
4
Гайсә юлыннан баручыларны мин үтергәнче эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым.
5
Моның шулай икәнен олуг рухани да, өлкәннәр киңәшмәсе дә раслый ала. Мин алардан Дәмәшкътәге дин кардәшләребезгә хат яздырып алдым да, шул юлдан баручыларны кулга алыр һәм җәзага тартыр өчен Иерусалимгә китерергә ниятләнеп, Дәмәшкъкә барырга чыктым.
6
Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, көн урталарында, кинәт күктән төшкән көчле яктылык бөтен тирә-ягымны балкытты.
7
Мин җиргә егылдым һәм шул мәлдә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишетеп, –
8
«Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым. «Син эзәрлекли торган насаралы Гайсә Мин», – дип җавап бирде Ул.
9
Юлдашларым яктылыкны күргән булсалар да, миңа әйтелгән сүзләрне ишетмәделәр.
10
Шуннан мин: «Әфәндем, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшкъкә бар, эшләргә кирәк булган бар нәрсәне сиңа шунда әйтерләр», – диде Ул миңа.
11
Көчле яктылыктан сукырайганга, юлдашларым мине Дәмәшкъкә җитәкләп алып килделәр.
12
Дәмәшкъ яһүдиләре хөрмәт иткән, Канунга тугрылык саклаган Һанани исемле диндар кеше,
13
яныма килеп: «Шаул туган, күзләрең ачылсын!» – дип әйтүгә, күзләрем шундук ачылды, һәм мин аны күрдем.
14
«Сине ата-бабаларыбызның Алласы сайлады, – диде Һанани. – Син, Аның ихтыярын белеп һәм Тәкъва затны күреп, Аның сүзен ишетерсең,
15
күргән һәм ишеткәннәрең хакында барча кешеләр алдында Аның шаһиты булырсың.
16
Шулай булгач, тагын нәрсә көтәргә? Тор да суга чуму йоласын үтә, Аның исеменә мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер».
17
Иерусалимгә кайтып, Аллаһы йортында гыйбадәт кылган вакытта миңа илаһи күренеш булды,
18
һәм мин Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул миңа: «Иерусалимнән тизрәк кит! Ашыга төш! Чөнки монда Минем хакта биргән шаһитлыгыңны кабул итмәячәкләр», – диде.
19
«Хакимем! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, Сиңа иман итүчеләрне зинданнарга утыртуым, аларны кыйнавым турында барысы да белә бит.
20
Синең хакта шаһитлык биргән Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Аны үтерүне хуплап, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем.
21
Шунда Хаким миңа: «Бар, Мин сине еракка, мәҗүсиләр янына җибәрәм», – диде.
22
Шушы сүзләрне әйткәнче, халык Паулны тыңлап торды да аннары: – Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башлады.
23
Алар акыра-акыра өс киемнәрен күтәреп болгадылар, югарыга тузан ыргыттылар.
24
Шуннан гаскәриләр башлыгы, Паулны кирмәнгә алып керергә әмер биреп, халыкның нигә шулай акыруын белер өчен Паулны камчы белән суктырырга һәм сорау алырга боерды.
25
Ләкин Паулны каешлар белән бәйләгән вакытта, янәшәдә басып торган йөзбашына ул: – Рим гражданын шулай хөкемсез-нисез камчыларга рөхсәт ителәмени сезгә? – диде.
26
Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барды да: – Нәрсә эшлисең син? Бу кеше – Рим гражданы икән бит, – диде.
27
Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миңа, син – Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – дип җавап бирде Паул.
28
– Мин исә бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип әйтте гаскәриләр башлыгы. – Ә мин Рим гражданы булып туганмын, – диде Паул.
29
Аңардан сорау алырга тиеш булган кешеләр шундук читкәрәк китте, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнен белгәч, аны бәйләгән өчен куркуга төште.
30
Икенче көнне яһүдиләрнең Паулны нәрсәдә гаепләвен төгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы аның богауларын салдырды һәм, баш руханиларны, Югары киңәшмә әгъзаларының барысын җыеп алып, Паулны алар каршына кертеп бастырды.
← Chapter 21
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 23
Chapter 24
Chapter 25
Chapter 26
Chapter 27
Chapter 28
Chapter 23 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28